Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районы активының киңәйтелгән утырышы

Агымдагы атнаның дүшәмбесендә район активының киңәйтелгән утырышы булды. Аны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин алып барды. Утырышта коррупциягә каршы эшчәнлек, район үзәк хастаханәсендәге палаталарны ремонтлау, тузган корылмаларны сүтү, инвалидлар ункөнлеген уздыруга әзерлек мәсьәләләре каралды. Мәдәният елында башкарылган эшләр һәм Яңа ел тамашасына әзерлек турында мәдәният бүлеге начальнигы Ренат Сабирҗанов,...

Агымдагы атнаның дүшәмбесендә район активының киңәйтелгән утырышы булды. Аны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин алып барды. Утырышта коррупциягә каршы эшчәнлек, район үзәк хастаханәсендәге палаталарны ремонтлау, тузган корылмаларны сүтү, инвалидлар ункөнлеген уздыруга әзерлек мәсьәләләре каралды. Мәдәният елында башкарылган эшләр һәм Яңа ел тамашасына әзерлек турында мәдәният бүлеге начальнигы Ренат Сабирҗанов, яшьләр арасында психикага йогынты ясаучы матдәләр куллануның таралуы һәм моның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы һәм зыяны турында район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Рәисә Галимова сөйләде. "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы директоры Габдулла Галямов район газетасына язылу барышы белән таныштырды.

Район бюджеты буенча халык алдында тыңлаулар уздыру мәсьәләсе буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Роза Дәүличарова чыгыш ясады. Биектау районы прокуроры Минакдас Шәрәпов утырышта катнашучыларга прокуратураның коррупциягә каршы нинди эшләр башкаруы һәм ачыкланган җитешсезлекләр турында сөйләде. Утырыш тәмамланганнан соң Биектау үзәк хастаханәсенең баш табибы Эмиль Шәрәфиев хастаханә палаталарын ремонтлауда ярдәм күрсәтүләре өчен кайбер оешма җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев