Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районы аша узучы федераль юлда капиталь ремонт бара

М7-“Волга” федераль машина юлында капиталь ремонт дәвам итә. Эшләр 805 километрдан 811 километрга кадәрге участокта алып барыла.

Әлеге юл зур кулланылышта, чөнки ул берничә авылны Казан белән тоташтырып тора. Моннан тыш, биредә йөк машиналары да бик күп йөри. Инде күптәннән бөкегә юлыкмас өчен барасы җиреңә шактый вакыт алданрак чыгарга туры килүен күпләр яхшы белә. “Волго-Вятскуправтодор” машина юлының кайбер урыннарында хәрәкәтнең чикләнгәнлеге турында кисәтә. Руль артында утыручыларны вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләрен үтәргә чакырып, ремонтка бәйле уңайсызлыкларны аңлап кабул итүләрен үтенә.

М7-“Волга” юлының бер өлешенә капиталь ремонт ясау эшләре бүгенге көнгә 55 процентка башкарылган. 40 мең тоннадан күбрәк асфальт-бетон салынган. Участокта 24 см калынлыкта барлыгы өч катлам салу күздә тотыла.

- М 7 - “ В о л г а” м а ш и н а юлының 805 тән алып 811 километрга кадәрге өлешендә капиталь ремонт уздырыла. Бу юл беренче техник категориягә карый, анда 4 хәрәкәт полосасы бар - һәр яктан икешәр полоса. Хәзерге вакытта юл өслегенең ныклыгын арттыру өчен аскы катламны җәю эшләре башкарыла, - диде “Волго-Вятскуправтодор” федераль казна учреждениесенең капиталь төзелеш бүлеге җитәкчесе Евгений Марков.

Ка п и т а л ь р е м о н т н ы ң бәясе - якынча 900 млн сум. Юл хәрәкәтенең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен өстәмә рәвештә металлдан эшләнгән якынча 7 километрлы чикләүче коймалар, култыксалар һәм юл билгеләре куячаклар. Щербаково поселогында җәяүлеләр юлны аркылы чыга торган урын каршыннан тавышлы полосалар ясалачак һәм алар руль артындагыларга тизлекне киметү зарурлыгы турында искә төшереп торачак. Шулай ук поселокта яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен юлны аркылы чыгутизлек полосалары белән ике тукталыш мәйданчыгы төзеп куячаклар һәм аларда автопавильоннар урнаштырачаклар. Белгечләргә терәкләрне һәм пролет корылмасын, күпер өслеген дә ремонтларга кирәк булачак.

Реклама

- Юл хәрәкәтендә катнашучыларга, шоферларга килеп туган вазгыятьне аңлап кабул итүләрен һәм әйләнеп уза торган юлларны сайлауларын үтенеп мөрәҗәгать итәм. Әлеге юлда борылыш участоклары 811 һәм 802 километрларда оештырылган, - дип өстәде “Волго-Вятскуправтодор” ФКУның капиталь төзелеш бүлеге җитәкчесе Евгений Марков.

Участоктагы эшләр контракт нигезендә 2020 елның ноябрендә төгәлләнәчәк.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев