Биектау округы благочиние район үзәк хастаханәсендә булды (ФОТО)
Бүген Биектау районы Үзәк хастаханәсендә кунакта Биектау округы благочиние, иерей Виталий Ульянов булды. Православие динендәге изге бәйрәм көннәрендә Виталий атакайның хастаханәгә килүе, пациентларның хәлләрен белешүе матур традициягә әйләнде инде. Иерей күптән түгел генә ачылган гыйбадәт бүлмәсендә гыйбадәт кылганнан соң, пациентларга бүләкләр өләште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев