Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.

Биектау муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Аны район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин алып барды. Татарстан Республикасы Президентын һәм районның вәкаләтле органнары депутатларын сайлауга әзерлек һәм аны уздыруда куркынычсызлыкны тәэмин итү, шулай ук район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеге, террорчылыкка каршы һәм янгын куркынычсызлыгы чараларының җиренә җиткерелеп башкарылырга тиешлеге...

Биектау муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Аны район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин алып барды. Татарстан Республикасы Президентын һәм районның вәкаләтле органнары депутатларын сайлауга әзерлек һәм аны уздыруда куркынычсызлыкны тәэмин итү, шулай ук район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеге, террорчылыкка каршы һәм янгын куркынычсызлыгы чараларының җиренә җиткерелеп башкарылырга тиешлеге турындагы мәсьәләләр тикшерелде.

Мүлмә авыл җирлеге территориясендә террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә юл куймау чаралары турында җирлек башлыгы Ренат Гарәфиев сөйләде. Корбан бәйрәмен уздырганда куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары турында Тәлгать хәзрәт хәбәр итте.

Реклама

1-30 сентябрьдә "Экстремистлыкка - юк!" дигән айлык уздырыла. Яңа уку елы башланыр алдыннан мәгариф бүлеге куркынычсызлык мәсьәләләре буенча мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. 3 нче сентябрьдә барлык мәктәпләрдә террорчылыкка каршы көрәштә Теләктәшлек көне уздырылачак.

Мүлмә авыл җирлеге башлыгы Ренат Гарәфиев террорчылык һәм экстремистлыкка юл куймау максатында башка милләт һәм дини конфессияләр вәкилләренә карата тискәре мөнәсәбәткә юл куймау, гражданнарда, шул исәптән яшьләрдә толерантлык һәм милләтләр арасында үзара килешеп яшәү культурасы тәрбияләү кебек чаралар уздырылуы турында сөйләде. Куркынычсызлык максатында авыл мәктәбендә һәм балалар бакчасында махсус үткәрү-дежур тору урыннары булдырылган, территориягә чит кешеләр кертелми. Мүлмә мәчетенә бары авыл кешеләре генә йөри. Дини әдәбият таратылмый. Террорчылык һәм экстремистлык күренешләре юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев