Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Биектау” медиахолдингы күп уңышларга ирешәчәк команда

14, 15 гыйнвар көннәрендә берьюлы ике телеканалда - "Татарстан- Яңа гасыр" һәм "ТНВ-Планета" да "Биектау" медиахолдингы хезмәткәрләре катнашында "Башваткыч" тапшыруы күрсәтелде. Әлеге тапшыруның зәңгәр экраннарга чыгуы районда гына түгел башкалабыз Казанда, республикабыздан читтә яшәүче татарлар арасында, башка шәһәр-районнарда шактый гына кызыксыну уятып, тулаем Биектау районы белән кызыксынуны арттырды. Тапшыруна төшереп...

14, 15 гыйнвар көннәрендә берьюлы ике телеканалда - "Татарстан- Яңа гасыр" һәм "ТНВ-Планета" да "Биектау" медиахолдингы хезмәткәрләре катнашында "Башваткыч" тапшыруы күрсәтелде. Әлеге тапшыруның зәңгәр экраннарга чыгуы районда гына түгел башкалабыз Казанда, республикабыздан читтә яшәүче татарлар арасында, башка шәһәр-районнарда шактый гына кызыксыну уятып, тулаем Биектау районы белән кызыксынуны арттырды.

Тапшыруна төшереп бетергәч, "Башваткыч"ның режиссеры Зөлфирә Мөхәммәдиева һәм редакторы Әлфирә Мәһдиеваларның катнашучыларга әйткән фикерләре дә бик бик күңелне җилкендерде. "Гаҗәеп тапшыру килеп чыкты. Мондый тапшырулар безнең архивның "алтын фондын" тәшкил итәчәк. Катнашучылар сорауларга коры гына җавап бирмичә, һәр җавапны тулыландырып, яңа мәгълүматлар белән баетып җибәрделәр. Биектаулыларга афәрин! Кызлар булдырды!"

Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да тапшыруда катнашкан хезмәткәрләрнең эрудициясен, бердәмлеген әйтеп китте. Һәм әлеге тупланган команда бергә күп кенә уңышларга ирешергә сәләтле икәнлеген ассызыклады.

Гүзәлия Вафина, "Биектау FM"радиосы редакторы, "Биектау ТВ"да хәбәрләр тапшыруын алып баручы

"Башваткыч" тапшыруын татар дөньясы бик яратып карый.Татарстанда гына түгел, хәтта күрше республикаларда яшәүчеләр дә һәр тапшыруны көтеп ала. Биектауда лаеклы яшьләр яши икән дисәләр, бу безнең барыбыз өчен дә зур дәрәҗә. Тапшыру барышында шәхсән үзем уйнадым да, уйладым да. Хәзер дә бүләккә алган смайликка карап, ирексездән елмаеп куям.

Гүзәлиягә килгән фикерләр:

Альберт Вәлиуллин, Биектау:

Гүзәлия, бик матур уйнадыгыз "Башваткыч"та! Афәрин!
Радик Гыйльманов, Коркачык:
Әйбәт, чиста сөйлисең. Мина ошады. Өчегез дә молодцы!!!
Динара Мөбәрәкҗанова, Казан:

Сәлам, Гүзәлия! "Башваткыч" башланып, Биектаулылар катнаша дигәч, Гүзәлия дә катнашмыймы икән дип уйлап кына бетердем, син пәйда булдың. СөбханАлла, тагын да матурайгансың, бик лаеклы катнаштың. Үзебезнекеләрне күрү сөендерә. Афәрин, Гүзәлия! Уңышлар сиңа!

Илдар Равилов, Бөреле:

Гаилә хәлләре буенча,Теләчедә идем. Телевизорны ачсам якташлар чыгыш ясый! Молодцы,кызлар! Бик лаеклы чыгыш булды! Горурланып карадым.

Рузалия Тимербаева, "Биектау" медиахолдингында чыгаручы мөхәррир

Биектау районында мин яңа кеше. Монда яши башлагыныма бер ел да юк, ә редакциягә килеп район белән таныша башлавыма биш ай гына булып китте.

"Башваткыч" тапшыруы мине чын-чынлап Биектау районы кешесе итеп тоярга мәҗбүр итте. Тамаша залында безнең өчен борчылып, каушап, куанып утырган биектаулылар мине дә "үзләренеке" итеп карауларын тойдым. Медиахолдинг директоры Эльвира Мостафина туплаган коллективта җылы, ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштырылган. Ә бу үз чиратында коллективка алга таба эшләргә яхшы потенциал барлыгын билгели торган әйбер.

Халыкта, кешене урын түгел, ә кеше урынны бизи, дип юкка гына әйтмиләр. Биектауны үземнең яшәү урыным итеп сайлаганмын икән, аның алга баруы, яңа биеклеккә күтәрелүе, уңай якка үзгәрешләр булуында минем дә өлеш булырга тиеш. "Башваткыч"та катнашуымны Биектауны тагын бер кат дөньяга танытуда бер адым дип саныйм.

Рузалиягә килгән фикерләр:

Резедә Сәләхова, Казан , Тинчурин театры артисткасы:

"Сине күреп, карап, горурланып утырдым. Казанга терәлеп кенә торса да, Биектау районы турында әллә ни күп белмәгәнмен икән. Тапшыру яңа мәгълүмат алырга ярдәм итте"

Йолдыз Шакирова, Биектау, "Балкыш" балалар иҗаты үзәге хезмәткәре

"Башваткыч" карап үзебезнең якташлар өчен җан аттык. Район редакциясендә шундый ягымлы, акыллы, талантлы кызлар эшлидер дип уйламаган да идек. Сезнең белән хезмәттәшлегебез артыр дип өметләнәбез. Афәрин!

Гөлнур Абдуллина, Биектауның 2 нче номерлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

"Кызларыбыз, сезгә карап сокланып утырдык. Рузалия, синең гыйлемлек, ислам турында әйткән сүзләрен бик тәэсир итте. Уйландырдың".

Вәлидә Габделбәрова, Мәскәү

Читтә яшәүче татарлар бергә җыелганда еш кына "ТНВ"ны бергә карап утыралар. Бу кичтә дә шулай булды. Телевизорны ачсак - син! Мин күрдем дә, кычкырып җибәрдем: "Бу бит минем белән Сүриядә булган Рузалия дип" Бик яхшы чыгыш булды, сине күрүгә бик шатландым.

Алия Хәйретдинова, редактор, "Биектау ТВ"да хәбәрләр тапшыруын алып баручы

«Миңа "Башваткыч" тапшыруында катнашуымны үтенеп мөрәҗәгать иткәч, бик теләп риза булдым. Без - бер мәйданда, бер максатларда чыгыш ясаячакбыз. Татарның бөтен дөньяга трнасляцияләр алып баручы бердәнбер телеканалында Биектау данын яклаячакбыз. Моннан да зур шатлык булуы мөмкинме соң? Әмма алда торган җаваплылык шатлык хисләре белән озак йөрергә ирек бирмәде. Журналистлар бик хисчән халык, артык хис комачауламасмы дигән уйлар да килә башлады. Еллар буе яулаган ышанычны бер кичтә генә югалтуың да бар бит. Без район данын якларга тиеш. Безне бөтен дөньяда сибилеп яшәүче татарлар карый. Программадан соң миңа хәтта Казахстаннан шалтыраттылар. Санкт-Петербургта караганнар. Биектау районына багышланган "Биектау: кичә, бүген, иртәгә" китабын язучыларга, аны нәшер итүчеләргә олы рәхмәтемне җиткерәм. Китап безгә бик нык ярдәм итте. Анда районның төрле өлкәләренә багышланган материаллар бөртекләп тупланган. Мин үз эшемне яратам. Телевизион группа белән яңалыклар төшерергә барганда, иң элек мәгълүмат туплыйм. Бары тик шул вакытта гына сюжет бай, кызыклы, эчтәлекле була. Узган сишәмбедә Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре катнашында сюжет төшердек. Шул вакыт безнең янга бер машина килеп туктады. Машина эчендә бер гаилә утыра. Алар машина тәрәзәсен ачтылар да миңа рәхмәт әйттеләр. Алар да безнең өчен җан атып, "Башваткыч" тапшыруын караган булып чыкты. Синең эшең өчен иң зур бүләк әнә шундый күңелле мизгелләрдән туплана.

Бүген район авылларында халык җыеннары бара. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев шундый җыеннарның берсендә биектаулылар катнашкан "Башваткыч" тапшыруын искә алып сөйләде. Тапшыруда катнашкан хезмәткәрләрнең мәдәни, мәгълүмати хәбәрдарлыгына аеруча игътибарны юнәлтте".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев