Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Биектау” медиахолдингы базасында берләштерелгән Татарстан һәм Франция киностудиясе эшләячәк (ФОТО)

Ноябрьнең 4сеннән 6сына кадәр Казанда балалар һәм үсмерләр иҗатының "Limon film" festival de Kazan-2016 Халыкара фестивале узды. Фестивальнең оештыручылары - "Яшь режиссер" (Казан ш.) Халыкара балалар киномәктәбе, Франциянең "Euro media star group" (Париж ш.), Карина һәм Дмитрий Булычевларның музыкаль театры (Казан ш) иде. Фестивальдә катнашучылар өч көн дәвамында "Кино", "Җыр",...

Ноябрьнең 4сеннән 6сына кадәр Казанда балалар һәм үсмерләр иҗатының "Limon film" festival de Kazan-2016 Халыкара фестивале узды.

Фестивальнең оештыручылары - "Яшь режиссер" (Казан ш.) Халыкара балалар киномәктәбе, Франциянең "Euro media star group" (Париж ш.), Карина һәм Дмитрий Булычевларның музыкаль театры (Казан ш) иде.

Фестивальдә катнашучылар өч көн дәвамында "Кино", "Җыр", "Бию", "Театр" номинацияләрендә үз хезмәтләрен, талантларны күрсәттеләр. Фестиваль кысаларында уздырылган мастер-класслар, фильмнар күрсәтүләр, фикер алышуларда катнаштылар.

Фестивальнең жюри рәисе - РФнең атказанган артисты Владимир Демидов (Мәскәү ш.), фестивальнең махсус кунагы - РФнең халык артисты, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Ренат Ибраһимов (Мәскәү ш.) булды. Мәскәүнең "Ленфильм"ыннан Ксения Баскакова да Фестиваль жюри составына шулай ук "Татмедиа" АҖ филиалы - Биектау районының "Биектау" медиахолдингы директоры, Республика һәм Бөтенроссия конкурсларында күп тапкырлар җиңү яулаган һәм лауреат исеменә лаек булган Эльвира Мостафина да керә.

Реклама

Санкт-Петербург шәһәреннән килгән "Ленфильм" студиясе режиссеры Ксения Баскакова үзенең "Птица" дип аталган фильмын тәкъдим итте. Сүз уңаенна, әлеге фильм 2017 елда гына киң экраннарга чыгачак.
6 нчы ноябрьдә "Акакдемия" концертлар залында узган фестивальне ябу тантанасында киләчәктә Франциянең "Euro media star group" (Париж ш.) холдингының рәсми вәкиллегенең даими рәвештә "Биектау" медиахолдингы базасында Биектау районында эшләячәге турында да игълан ителде. Берләштерелгән проект буларак, "Limon film" festival киләчәктә шулай ук Татарстан Республикасының Биектау районында уздырылыр, дип көтелә.

Фестивальнең ябылу көнендә "Татмедиа" АҖ филиалы - Биектау районының "Биектау" медиахолдингы директоры Эльвира Мостафина Франциянең "Euro media star group" холдингының "Мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә керткән хезмәте өчен" сертификатка, ә "Биектау ТВ" журналисты Алия Хәйретдинова "журналистика өлкәсендәге иҗаты һәм таланты өчен"дипломы белән бүләкләнделәр.

Коллегаларыбызны котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев