Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау кунак көткән өйне хәтерләтә

Кыштан соң, гадәттәгечә, әйләнә-тирә мохитне тәртипкә китерү, чүптән арындыру максаты белән, өмәләр, чистарту айлыклары, икеайлыклары үткәрелә. Узган елларда 1 нче апрельдән Татарстанда әйләнә-тирә мохитне тәртипкә китерү, чүптән арындыру буенча икеайлык башлана иде. Быел Биектау районында чистарыну эшләре ике атнага алдан башланып китте. Бүген район үзәге урамнарында мәктәп укучылары, муниципаль оешма...

Кыштан соң, гадәттәгечә, әйләнә-тирә мохитне тәртипкә китерү, чүптән арындыру максаты белән, өмәләр, чистарту айлыклары, икеайлыклары үткәрелә.
Узган елларда 1 нче апрельдән Татарстанда әйләнә-тирә мохитне тәртипкә китерү, чүптән арындыру буенча икеайлык башлана иде. Быел Биектау районында чистарыну эшләре ике атнага алдан башланып китте. Бүген район үзәге урамнарында мәктәп укучылары, муниципаль оешма һәм предприятие хезмәткәрләре чистарту эшләрен башлап җибәрде. Күмәк эш барышын ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев үзе күзәтте. Әлегә көндезләрен генә җылы температура күзәтелә, ә төннәрен һава температурасы салкын билгесен күрсәтә. Шуңа күрә урамнардагы кар көртләре бик тыгыз. Чөнки алар судан гына тора. Карны ватуы да бик авыр. Әмма урамнардагы карны тиз арада читартып бетерергә кирәк. Чөнки иртәгә инде ул су ташкынына әверелергә мөмкин. Төнгә яңадан боз катламына әйләнә. Әмма Биектауда карның бозга әверелгәнен көтеп тормыйча, бар көчне аны тиз арада чыгарып бетерү җаен карыйлар. Бүген күмәк көч белән җәяүлеләр сукмакларын, паркларны, бакчаларны кардан чистарттылар.
"Биектау районы Казан артына гына урнашкан. Безгә туристлар да бик күп килә. Шуңа күрә җыештыру эшләрен иртәрәк башладык", - ди 3 нче урта мәктәп укучысы Хусан Әхмәдиев.
Туристлык сезоны рәсми рәвештә башланып та китте инде. Күптән түгел безнең районда Архангельскидан килгән кунаклар булып китте. Эш визиты белән Якутия вәкилләре дә килде. Биектауга ялгыз туристлар да еш килеп чыга. Шуңа күрә район һәр көн кунак көткән өйне хәтерләтеп торырга тиеш.
"Яшел Үзән, Питрәч, Югары Ослан, Лаеш, Биектау районнарында җәйләрен Казан халкы ял итәргә ярата. Кар ачылу белән көздән калган чүп-чар күренә башлый. Иң беренче чиратта шул чүплекләрдән арынырга кирәк", - ди ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев.
Чиста мохиттә яшәү һәркемгә күңелле. Биектаулылар шулай яшәргә тырыша да. Чүпләгән кешеләрне һәм оешмаларны районның төзекләндерү эшләрен күзәтү комиссиясе административ җаваплылыкка тарта. Үз территорияләре белән чиктәш урыннарның чисталыгы өчен предприятиеләр һәм оешмалар җавап бирә. Бу эш бик калыплашкан төстә бара. Күзәтү комиссиясе төзелеш мәйданчыкларын тикшерә, төзелеш урыныннан чыккан транспорт чисталыгы тикшерелә.
"Чүп-чардан чистарыну буенча шимбә өмәләре бездә ел дәвамында бара. Бу - тәртипкә кергән эш. 1 апрельдә әйләнә-тирә мохитне тәртипкә китерү, чүптән арындыру буенча икеайлык башлана. Безнең бүгенге өмә шул икеайлык дәвамында үзебезнең эшне җиңеләйтү максатыннан үткәрелде", - ди Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.
Икеайлык кысаларында, беренче чиратта, яр буе полосаларына, зиратларны, парк зоналарын чистартуга игътибар бирелә. Ике ай ул билгеләгән рәсми дата гына, әйләнә-тирә мохитнең торышына карап, ул озайтылырга да мөмкин. Әмма, елдагыча, Җиңү бәйрәменә район урамнары тәртипкә китерелә, беренче чәчәк түтәлләре пәйда була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев