Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау көрәшчеләре Данил Галиев истәлегенә узган турнирда катнаштылар

Күптән түгел Түбән Кама шәһәрендә Татарстанның милли көрәш батыры Данил Галиев истәлегенә турнир узды. Татарча көрәш буенча 8 тапкыр Россия, 13 тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы, көрәш буенча атказанган спорт мастеры Данил Галеев Биектау районы Айшә авылында туып үсә. Әмма аның тормыш юлы Түбән Кама шәһәре белән бәйле була. Биредә танылган...

Күптән түгел Түбән Кама шәһәрендә Татарстанның милли көрәш батыры Данил Галиев истәлегенә турнир узды.
Татарча көрәш буенча 8 тапкыр Россия, 13 тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы, көрәш буенча атказанган спорт мастеры Данил Галеев Биектау районы Айшә авылында туып үсә. Әмма аның тормыш юлы Түбән Кама шәһәре белән бәйле була. Биредә танылган якташыбыз истәлегенә ярышлар 24-нче тапкыр уздырылды. Быелгы турнирда 300 дән артык спортчы катнашты.
"Шинник" спорт комплексында әлеге турнирны милли көрәшкә мөкиббән булган йөзәрләгән җанатар тамаша кылды. Данил Галиевның улы Фәнис сүзләренә караганда, әтисенең истәлегенә багышлап уздырыла торган мондый турнир яшь буынны милли рухта тәрбияләүгә, татарча көрәш спорты данын тагын да югарырак күтәрүгә, келәмдә яңа батырлар үстерүгә этәргеч ясый. Бил алышуларда яңа көрәш йолдызлары баш калкыта.
Турнирда Биектау районының иң көчле көрәшчеләре - Илнур Шәяхмәтов, Айнур Ибраһимов, Динар Әкбәров, Нәфис Миңнебаевлар да катнашты. Әлеге турнирда җиңү яулау тәҗрибәсе булган безнең командага, гадәттәгечә, беренче өчлеккә эләгү максат итеп куела. Әмма аларның берсенә генә пъедестал баскычына менәргә насыйп булды. Россиянең көрәш буенча халыкара класслы спорт мастеры, Россиянең спорт мастеры Нәфис Миңнебаев 60 килограмм үлчәү берәмлегендә өченче урынны алды.
Киләсе елда узачак 25-нче турнир - юбилей турниры булачак. Турнирны оештыручылар якташыбыз Данил Галиев турында юбилей ярышларына китап чыгару нияте белән яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев