Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау ирекле көрәш спортчыларын кабул итте

«Биектау» спорт комплексында  ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы Кубогына ярышларны ачу  тантанасы узды. Ярышлар Биектау районы Башкарма комитеты рәисе Равил Хисаметдинов призына СССРның халыкара класслы спорт мастеры Сергей Тимофеев истәлегенә оештырылды. Анда 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр катнашты.

Ярышларны ачу тантанасына республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән 150 дән артык спортчы һәм Сергей Тимофеевның якыннары, туганнары килгән иде.

Быел беренче тапкыр Татарстан Республикасы Кубогына ирекле көрәш буенча ярышлар Европа чемпионы, 1976 елда Монреалда узган Олимпиадада катнашкан ирекле көрәш буенча легендар спортчы Сергей Тимофеев истәлегенә багышлап уздырылды. Биектау районыннан әлеге турнирда 4 спортчы катнашты. Көн дәвамында көрәшчеләр үз үлчәүләрендә иң көчлеләрне барладылар.

“Безнең республикада ирекле көрәш спорт төрен Сергей Тимофеев кебек шәхесләр тудырды. Ул үзе Европа чемпионы булган спортчы, Россия Федерациясе беренчелегенә узган ярышларда җиңү яулаган кеше. Әлеге спорт төре буенча Татарстаннан Олимпиадада катнашкан бердәнбер көрәшче ул. Олимпиададан да ул 6 нчы урынны алып кайтты”, - диде ТР ирекле көрәш Федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин.

Ярышларда үз үлчәүләрендә җиңү яулаган көрәшчеләргә медальләр һәм Мактау кәгазьләре тапшырылды.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев