Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Биектау хәбәрләре” гүзәле” бәйгесе башланды

Сөйкемле кызлар, кадерле ханымнар! "Биектау" медиахолдингы яңа конкурс башлануы турында белдерә һәм сезне хатын-кыз гүзәллеге һәм мөлаемлыгына багышланган "Биектау хәбәрләре" гүзәле" фотоконкурсында катнашырга чакыра. Интернет-конкурс геройлары кызчыклар, кызлар һәм ханымнар булачак. Җиңүчене сайлап алырга "Биектау хәбәрләре" сайтыннан файдаланучыларны чакырабыз. Фотосурәте астына иң күп аңлатмалар язылган кеше җиңүче булачак. Бүләк сыйфатында...

Сөйкемле кызлар, кадерле ханымнар!
"Биектау" медиахолдингы яңа конкурс башлануы турында белдерә һәм сезне хатын-кыз гүзәллеге һәм мөлаемлыгына багышланган "Биектау хәбәрләре" гүзәле" фотоконкурсында катнашырга чакыра.
Интернет-конкурс геройлары кызчыклар, кызлар һәм ханымнар булачак.
Җиңүчене сайлап алырга "Биектау хәбәрләре" сайтыннан файдаланучыларны чакырабыз. Фотосурәте астына иң күп аңлатмалар язылган кеше җиңүче булачак. Бүләк сыйфатында аңа Казандагы театрларның берсенә чакыру билеты тапшырылачак, ә медиахолдинг журналистлары аның турында мәкаләләр язарлар һәм сюжет әзерләрләр.
"На конкурс" дигән билге куелган һәм катнашучының исем-фамилиясе күрсәтелгән фотосурәтләр vgora-vesti@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Тагын шунысын әйтеп китәбез, фотосурәтегезне ничек алданрак җибәрсәгез, оту мөмкинлеге дә шуның кадәр артачак (аңлатмалар буенча тавыш бирүләр Сезне фотогыз куелганнан соң ук башлана).
Конкурс 25 майга кадәр дәвам итәчәк (бу көнне җиңүченең кем булуы билгеле булачак). Фотосурәтләрегезне көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев