Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Биектау FM»ның бүгенге йолдызы – Айгөл Гәрәева

Якташыбыз кешелек дөньясы җәй белән саубуллашып, мул көзне каршылаган сихри бер мизгелдә дөньяга килгән. Гүзәл Коркачык һавасын сулап, аның киң урамнарында уйнап үскән шаян кызчык хезмәт юлын бик тә җаваплы өлкәгә багышлый. Биектау районының Үзәк хастаханәсендә эшли. Бүген ул бар тырышлыгын, сабырлыгын, мәхәббәтен сабыена бүләк итә. Хәләл җефете белән бер...

Якташыбыз кешелек дөньясы җәй белән саубуллашып, мул көзне каршылаган сихри бер мизгелдә дөньяга килгән. Гүзәл Коркачык һавасын сулап, аның киң урамнарында уйнап үскән шаян кызчык хезмәт юлын бик тә җаваплы өлкәгә багышлый. Биектау районының Үзәк хастаханәсендә эшли.

Бүген ул бар тырышлыгын, сабырлыгын, мәхәббәтен сабыена бүләк итә. Хәләл җефете белән бер уйда, бер юлда булып, пар канатлы гомер кичерәләр.

Үзенең генә түгел, якыннары тормышын да бәйрәмгә әверелдерүче ул Айгөл Гәрәева. Күңел бәйрәмнәрегезне, туй, юбилей, балалар туган көннәрен тагын да истәлекле итеп үткәрәсегез килсә, якташыбыз бизәгән шарлар бәйрәм күрке булачак.

Аш-суга осталыгы аның шәхси битендә чагыла. Мөгаен, ул аерып алган рецептлар якын арада аның гаилә табынына да куеладыр.Үзе дә ул ачык йөзле, сөйкемле.

Реклама

"Кыйммәтле тун ул байлык түгел, текә телефон шулай ук урынсыз. Ә машина бәхетмени. Болай уйлаучы ул - ахмак. Син якыннарың исән, дусларың янәшәңдә булганда, балаларың сәламәт булса - син бәхетле" дип яза Айгөл.

Әфәрин!

P.S. тапшыруының аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев