Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

"Биектау FM" йолдызы – Сергей Оленев

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Сергей Оленев. Бәхет ул сине аңлаучылар булу, зур бәхет ул - сине яратучылар булу, ә чын бәхет син кемне дә булса ярату. Сергей...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Сергей Оленев.

Бәхет ул сине аңлаучылар булу, зур бәхет ул - сине яратучылар булу, ә чын бәхет син кемне дә булса ярату. Сергей Оленевның җәй көнендә төшкән гаилә фотоларына күз салсаң, аларның бәхет, мәхәббәт белән сугарылган булуларын күреп, гаилә әгъзаларының һәр минутларын бергә уздырырыга тырышуларын аңлыйсың. Ял вакытлары җиттеме, гаилә бергәләшеп ял итәргә дачага, урманга, диңгезгә чыгып китәргә ярата.

Сергей үзенең "Вконтакте"дагы битендә: "Хатынымны һәм улымны яратам", - дип язып куйган.

Сезгә җәй көннәрендә бергәләшеп диңгезләрдә коенырга, кыә көннәрендә чаңгыда йөрергә һәм тимераякта шууыгызны телибез.Алдагы тормышыгызда бәхетле минутлар һәм күңелле очрашулар насыйп булсын сезгә.

"Вконтакте" да безнең төркемдә теркәл, икенче тапшыруда безнең алып баручылар нәкъ менә сезнең "йолдызы"гызны кабызырга мөмкин. Тагын шунысын да әйтеп китәбез, декабрь аеннан радио «Ай йолдызы»н ачыклый башлады. «Ай йолдызы» булыр өчен "ВКонтакте"дагы рәсми төркемебездә урын алган альбомда күңелегезгә ошаган катнашучыга лайк куярга кирәк.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев