Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

"Биектау FM" йолдызы - Нияз Сабирҗанов

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Нияз Сабирҗанов. Нияз Сабирҗанов - күрше район егете. Кендек каны бездэ таммаса да, Биектау районы яңалык -хәбәрләре аңа да ят түгел. Шуңа Ниязны...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Нияз Сабирҗанов.

Нияз Сабирҗанов - күрше район егете. Кендек каны бездэ таммаса да, Биектау районы яңалык -хәбәрләре аңа да ят түгел. Шуңа Ниязны да якташыбыз дип әйтик әле. Егетебез үзе безнең җирлекне хөрмәт итә, ярата дип өметләнәбез. Мәхәббәт тә бит, уртак хисне ярата. Ә хәзер йолдызыбыз хакында, тулырак.

Нияз иманлы, диндар егет. Иң беренче бу сыйфаты аның күзендә, киемендә чагыла. Халкыбызның милли йөзен чагылдыручы кәләпүш якташыбызны тагын да бизи диясе килә. Шулай ук, аның "Вконтакте" социаль битендә урнашкан Коръәннән өзекләр, матур фикерләр игътибарны җәлеп итә.

Нияз бик аралашучан да, күрәмсең. Фотоларын ачу белән аның төрле күренекле шәхесләр белән төшкән фотоларына юлыгасың. Араларында танылган дини җырлар авторы Ильяс Халиков, язучы Рабит Батулла, мөхтәрәм дин әһелләре бар. Димәк, хезмәт эшчәнлегендә Ниязга алар белән еш аралашырга туры килә.

Тугры дусларыбыз, фотосурәтләр аша йолдызыбыз табигать баласы булуы билгеле. Анда елның дүрт фасылы да, туган якның иң күркәм мизгелләре сурәтләнгән. Эш сөючән, авылдагы бар хезмәтне башкаручы егетебез мәкальдәгечә " Җитмеш төрле һәнәр иясе".

"Вконтакте" да безнең төркемдә теркәл, икенче тапшыруда безнең алып баручылар нәкъ менә сезнең "йолдызы"гызны кабызырга мөмкин. Тагын шунысын да әйтеп китәбез, декабрь аеннан радио «Ай йолдызы»н ачыклый башлады. «Ай йолдызы» булыр өчен "ВКонтакте"дагы рәсми төркемебездә урын алган альбомда күңелегезгә ошаган катнашучыга лайк куярга кирәк.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев