Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

"Биектау FM" йолдызы - Фәнзия Сибгатуллина

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Фәнзия Сибгатуллина. Фәнзиянең гаиләсендә Яңа ел икеләтә бәйрәм. Елның беренче көннәрендә, дөресрәге дүртенче гыйнвар көнендә ул үзенең туган көнен билгеләп үтә. Шуңа күрә...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Фәнзия Сибгатуллина.

Фәнзиянең гаиләсендә Яңа ел икеләтә бәйрәм. Елның беренче көннәрендә, дөресрәге дүртенче гыйнвар көнендә ул үзенең туган көнен билгеләп үтә. Шуңа күрә Яңа елның серле атмосферасы, мандариннарның хуш исләре, яна ел чыршысының исләре аның туган көнен дә ямьләндерәчәк.

Фәнзиянең гаиләсе гөрләп тора. Яраткан ире янында, ике кызы һәрвакыт аны сөендереп тора. Ә кызларының берсе әле күптән түгел генә үз гаиләсен корган. Шунлыктан күркәм ханым үзенең "Вконтакте" битенә "Мин бәхетнең биденче катында. Баскыч куйсагыз да төшмим", - дип белдергән.
без аңа алга таба да гүзәл, бәхетле булып калуын һәм киләчәктә дә бик күп шатлыклы вакыйгалар кичерүен телибез.

"Вконтакте" да безнең төркемдә теркәл, икенче тапшыруда безнең алып баручылар нәкъ менә сезнең "йолдызы"гызны кабызырга мөмкин. Тагын шунысын да әйтеп китәбез, декабрь аеннан радио «Ай йолдызы»н ачыклый башлады. «Ай йолдызы» булыр өчен "ВКонтакте"дагы рәсми төркемебездә урын алган альбомда күңелегезгә ошаган катнашучыга лайк куярга кирәк.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

Реклама

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев