Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау чыршысы өчен тавыш бирәбез

2016 елның 20 гыйнварына кадәр "Татарстан Республикасындагы муниципаль берәмлекләр арасында иң матур итеп бизәлгән Яңа ел чыршысы" дип аталган республика күләмендәге конкурста җиңүчене - иң шәп чыршыны сайлап алырга мөмкин. Соңгы нәтиҗәләргә, интернет-тавыш бирүдә катнашып, Биектау районында яшәүче һәркем дә йогынты ясый ала. Гыйнвар азагында 5 - беренче, 5 -...

2016 елның 20 гыйнварына кадәр "Татарстан Республикасындагы муниципаль берәмлекләр арасында иң матур итеп бизәлгән Яңа ел чыршысы" дип аталган республика күләмендәге конкурста җиңүчене - иң шәп чыршыны сайлап алырга мөмкин.

Соңгы нәтиҗәләргә, интернет-тавыш бирүдә катнашып, Биектау районында яшәүче һәркем дә йогынты ясый ала. Гыйнвар азагында 5 - беренче, 5 - икенче һәм 5 өченче урын билгеләнәчәк. Конкурсның гомуми бүләкләү фонды 10 миллион сум тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, ул 20 декабрьдән 25 гыйнварга кадәр бара. Аны уздыру өчен республиканың муниципаль районнары биш зональ төркемгә бүленде. Җирлекләр арасындагы конкурс ике этапта уздырыла. Беренче этабы муниципаль районда була. Һәр муниципаль районнан җирлекләр арасында Яңа ел чыршысын бизәү конкурсында җиңгән бер җирлек тәкъдим ителә. Икенче этапта тиешле төркемнәр буенча җирлекләр арасындагы җиңүчеләр билгеләнә.

Чыршыларга бәя биргәндә аның купшылыгы, төрле яктырткычлар белән бизәлүе, әйләнә-тирәсендә боз шәһәрчеге, кар сыннары, таучыклар булуын, шулай ук чыршы тирәли үткәрелгән, шул исәптән иске Яңа елны бәйрәм итүгә багышланган чараларның саны, эчтәлеге, анда алган тәэсирләрне дә исәпкә алачаклар. Җиңүчеләрне билгеләгәндә халык фикере беренче планга куела. Яңа ел алдыннан һәм аннан соң үткәрелгән күңелле чаралар турында массакүләм мәгълүмат чараларында басылган мәкаләләр дә зур роль уйный. Бәйгегә йомгак 1 февральдә ясалыр дип көтелә.

Әйдәгез, Биектау "чыршы-гүзәлен" хуплап, үз тавышыбызны бирик.

Тавышларыгызны http://vysokaya-gora.tatarstan.ru адресы буенча "Үзебезнең район чыршысы өчен тавыш бирәбез! баннеры аша, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Порталында бирә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев