Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау чаңгы юллары ярышларга чакыра

Районның күптән түгел ачылган чаңгы базасында беренче тапкыр район күләмендә чаңгы ярышлары узды. Анда район беренчелегенә 17 мәктәптән килгән 100дән артык укучы ярышты. Яшь чаңгычыларга көчдәрт биреп торырга район җитәкчелеге дә килгән иде. Укучылар алдында сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Сабирҗанов чыгыш ясады.

Быелгы кыш һич кенә дә ү з е н е ң в а з ы й ф а л а р ы н а керешә алмый азаплана. Кар юк. Шул сәбәпле мәктәп укучылары ярышларын берничә тапкыр кичектереп тә торырга туры килде. Ә 22 гыйнвар көнне җир ап-ак карга күмелде. Чаңгычылар өчен моннан да зур шатлык булуы мөмкин дә түгел.

- Кышкы чорда кышкы спорт төрләренә өстенлек бирәбез. Укучыларның район спартакиадасы кысаларында без чаңгы спортын да кертергә булдык, - ди «Тулпар» мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Наталья Кутенина.

Я р ы ш л а р ө ч т ө рл е я ш ь категориясендә оештырылды. Беренчеләрдән булып парлы чаңгы юлына 5-6 сыйныф укучылары чыкты. Алар артыннан трассага 7-8 сыйныф укучылары басты. Ә ярышларны югары сыйныф укучылары төгәлләде. Һәр сыйныф өчен аерым дистанция билгеләнде. Спортчылар бер-берсеннән 10 ар секунд ара белән старттан кузгалып киттеләр. Чаңгыга ешрак басып, күнегүләрне даими алып бара торган укучылар өчен билгеләнгән дистанцияне узу бик авыр булмады. Әлеге спорт төре белән беренче тапкыр гына очрашканнар өчен, әлбәттә, узышлар авыр бирелде.

5-6 сыйныф укучылары арасында беренче урынны Биектау районы 4 нче мәктәбе укучысы Дарья Шандарова һәм Суыксу авылы мәктәбе укучысы И.Гыйниятуллина бүлеште. Малайлар арасында да беренче урынны ике укучы - Олы Кавал мәктәбеннән Риназ Газизов һәм Шәпше авылы мәктәбеннән Денис Филиппов бүлеште.

7-8 сыйныф укучылары арасында Бөреле мәктәбендә укучы Самира Бариева һәм Алан-Бәксәр мәктәбеннән Олеся Козарева иң җитезләр дип танылды. Шул ук сыйныфларда укучы малайлар арасында Олы Кавал мәктәбеннән Бул ат Га й фул л и н га һ ә м Бөреле мәктәбеннән Радель Зәйнуллинга тиңнәр булмады. Югары сыйныфта укучы кызлар арасында Мәмдәлдән Эльвина Шәйдуллина һәм Олы Кавал мәк тәбеннән Гөлназ Газизова беренчелекне алды. Егетләр арасында Каенлык мәктәбе укучысы Данис Багрузов һәм 2 нче урта мәктәп укучысы Булат Биккениев пьедесталның беренче баскычына менделәр.

Эрнест АБДУЛАЕВ, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев