Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Биектау» бозында «Филадельфия Флайерз»

"Биектау" боз сараенда "Биектау" хоккей клубы уенчыларының дөнья хоккее легендалары "Филадельфия Флайерз" профессионал хоккейчылары белән очрашуы узды. 1 сәгатькә сузылган очрашу боз өстендә барды. Безнең тренерлар һәм яшь хоккейчылар бөтендөньяга билгеле командадан чын мәгънәсендә осталык дәресе алдылар. «Филадельфия Флайерз» профессионал хоккей клубы уенчыларының башкалабыз Казан шәһәренә беренче генә тапкыр килүләре...

"Биектау" боз сараенда "Биектау" хоккей клубы уенчыларының дөнья хоккее легендалары "Филадельфия Флайерз" профессионал хоккейчылары белән очрашуы узды. 1 сәгатькә сузылган очрашу боз өстендә барды. Безнең тренерлар һәм яшь хоккейчылар бөтендөньяга билгеле командадан чын мәгънәсендә осталык дәресе алдылар.
«Филадельфия Флайерз» профессионал хоккей клубы уенчыларының башкалабыз Казан шәһәренә беренче генә тапкыр килүләре икән. Россиянең спорт башкаласы дигән шөһрәт алган Казан каласы легендар команда әгъзалары күңеленә бик хуш килгән. Визит кысаларында алар безнең районга килеп, "Биектау" хоккей командалары белән дә таныштылар. Алар бер караштан безнең яшь хоккейчыларга объектив бәя бирделәр: "Иң беренче чиратта, тренерларның осталыгы күзгә ташлана. Безне таң калдырганы тагын шул булды - монда бик күп бала шөгыльләнә. Алар барысы да тимераякта бик оста шуалар. Хоккей мәктәбе югары профессионал дәрәҗәдә эшли. Боз сарае үзе дә бар уңайлыклары булган заманча спорт объекты икәне күренеп тора", - дип уртаклашты үзенең тәэсирләре белән Стэнли Кубогы иясе Джой Ватсон.
Америкалылар кечкенә генә детальләргә дә бик игътибарлы булдылар. Гомуми тәэсир кечкенә детальләрдән туплана да инде. Джой Ватсон боз сараендагы тәртип, чисталыкны күреп, үзенә тагын бер нәтиҗә ясады: Америкада хоккей мәктәпләре бик күп, әмма күбесендә мондый чисталык, мондый оешканлык һәм тәртипне күрмисең, диде ул.
Районның яшь хоккейчылары профессионаллар каршында үзләрен бик иркен тоттылар. Шулай да аларның һәр сүзен, һәр хәрәкәтен отып алырга тырыштылар. Күнегүләр дә бик кызу һәм киеренке барды. Америка хоккейчылары очрашуга темп бирделәр.
"Безгә барысы да ошады. Күренеп тора, алар кечкенәдән үк хоккей уйнаганнар. Үсә төшкәч без дә кимен куймабыз әле, арттырып та җибәрербез", - дип, «Биектау-2006» хоккей клубы уенчылары Егор Потапов һәм Михаил Санников безнең белән үзләренең очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Әлбәттә, шулай булачак. Бездәге кебек тренерлар бик сирәк алар. «Биектау-2004» ХК тренеры Алексей Захаров очрашуның безнекеләр өчен бик нәтиҗәле узганлыгын билгеләп үтте: "Алар күрсәткән барлык күнегүләр дә безнең өчен яңалык иде. Балалар да бик канәгать калды. Бу безнең өчен бик зур тәҗрибә булды".
Кунаклар яшь хоккейчыларга култамгалары белән үзләренең фотоларын бүләк иттеләр. Боз сарае директоры Андриян Тябин америкалыларга татар халкының милли түбәтәен бүләк итте. Кунаклар "киләсе очрашуларга кадәр", дип бик җылы хушлаштылар. Киләчәктә тагын да очрашуга бер ишарә иде бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев