Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау авылы Полковая урамында «Киа Рио» автомобиле руле артына  исерек хәлендә 30 яшьлек ир кеше утырган

...

Биектау җәмәгать судының 1 нче участогы руль артына исерек килеш утырган ир кешегә карата хөкем карары чыгарды. Тикшерүләр вакытында билгеле булганча, агымдагы елның 23 февралендә дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре  Биектау авылы Полковая урамында «Киа Рио» автомобиле руле артына  исерек хәлендә утырган 30 яшьлек ир кешене тоткарлый. Аның бу халәте алкотектор Юпитер ярдәмендә ачыклана. Ир кешенең канында 0,325 мг/л  алкоголь табыла. Исерек шоферга карата административ беркетмә төзелә. Аның автомобиле махсус стоянкага куела. Суд карары нигезендә әлеге ир кеше 30 мең сум штраф түләргә тиеш һәм ул  ел ярымга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев