Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау авылында яшәүче Иван Митрошин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бүген 19 гыйнвар көнне Биектау авылында гомер кичерүче Митрошин Иван иванович үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтә. Әлге түгәрәк датаның зур бәйрәм икәнен әйтеп тә торасы юк. Традиция буенча юбилярны олуг бәйрәме белән котларга Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин килде. Рөстәм Галиулла улы юбилярны әлеге матур бәйрәме белән котлады. Илбашы Владимир...

Бүген 19 гыйнвар көнне Биектау авылында гомер кичерүче Митрошин Иван иванович үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтә. Әлге түгәрәк датаның зур бәйрәм икәнен әйтеп тә торасы юк. Традиция буенча юбилярны олуг бәйрәме белән котларга Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин килде.

Рөстәм Галиулла улы юбилярны әлеге матур бәйрәме белән котлады. Илбашы Владимир Путинның тәбрикләү телеграммасын тапшырды, район администрациясе исеменнән бүләкләр бирде.

Гомере буе Иван Иванович Биектау районының Березовка бистәсендә гомер кичергән. Моннан биш ел элек ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы нигезендә Биектау авылында фатир биргәннәр, хәзер ул анда тора.

Бөек Ватан сугышы елларында сугышта катнашмаса да, хәрби хезмәттә булган. Сугыш беткәннән соң тагын 6 ел хезмәт итә ул. Гомере буенча иң истә калган вакыйга итеп ул 1945 елда Җиңү Парадында катнашуын әйтә.

Узган елның ноябрь аенда Иван Иванович 65 ел бергә гомер иткән яраткан хатынын җирләгән. Моны бик авыр кичергән. Тату тормышта алар хатыны белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта аның дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.

Юбилярга сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев