Бүген төнлә Биектау районында яңа төзелгән өйдә янгын булды
Бүген 23 август көнне 00.15 сәгатьтә "Глонасс 112" системасы буенча Биектау районы, Ташлы-Кавал авылы, Үзәк урам буенча урнашкан йортта янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Коткаручылар янгын булган урынга килеп җиткәндә, 2 катлы яңа төзелгән йортның януы ачыклана. Янгын чыккан вакытта йортта беркем дә булмый. Хәзерге вакытта йортның хуҗасы кем...
Бүген 23 август көнне 00.15 сәгатьтә "Глонасс 112" системасы буенча Биектау районы, Ташлы-Кавал авылы, Үзәк урам буенча урнашкан йортта янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә.
Коткаручылар янгын булган урынга килеп җиткәндә, 2 катлы яңа төзелгән йортның януы ачыклана. Янгын чыккан вакытта йортта беркем дә булмый. Хәзерге вакытта йортның хуҗасы кем булуы ачыклана.
Янгын мәйданы 80 кв.метрны тәшкил итә.
Янгын чыгуының сәбәбе итеп ут белән саксыз куллануны атыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев