Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүген һиҗри ел исәбе буенча яңа 1438 нче ел башлана

Мөхәррәм - 4 хәрам айларының берсе. Бүген кояш байгач бөтендөнья мөселманнары һиҗри буенча яңа 1438 елның беренче Мөхәррәм аен каршы алачак. Мөхәррәм - бик мөкаддәс ай. Ул ай Коръәндә һәм сөннәттә искә алына. Мөхәррәм - 4 хәрам айларының берсе. Коръән Кәримдә болай дип әйтелгән: "Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны унике,...

Мөхәррәм - 4 хәрам айларының берсе.

Бүген кояш байгач бөтендөнья мөселманнары һиҗри буенча яңа 1438 елның беренче Мөхәррәм аен каршы алачак. Мөхәррәм - бик мөкаддәс ай. Ул ай Коръәндә һәм сөннәттә искә алына.

Реклама

Мөхәррәм - 4 хәрам айларының берсе. Коръән Кәримдә болай дип әйтелгән: "Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе сугыш хәрам булган айлар (Зөлкагъдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм, Раҗәб айлары). Ошбу хөкемнәр туры дин, ул дүрт айда үзегезгә золымлык кылмагыз ("Тәүбә" сүрәсе, 36 аят). Ибн Габбас (Аллаһ аннан разый булса иде!) әйткән: "Аллаһ бөтен айларда золымлык эшләүне тыйды, әмма Аллаһ дүрт ай турында ассызлыклап әйтте, начар гамәл кылсаң, гөнаһ арттырылып языла, изгелек кылсаң, әҗер-савап арттырылып бирелә".

Мөслим риваять кылган бер хәдистә: "Мөхәррәм ае ураза тоту өчен Рамазан аеннан кала иң яхшы ай" - диелә. Моннан күренгәнчә, бу айда нәфел уразалары тоту, башка айларга карый күпкә әҗерле. Икенче бер хәдистә (Табранинең) " Мөхәррәм аенда тотылган бер көн ураза - 30 көн тотылган ураза әҗеренә ия" - диелә.
Бу айда бер бик олы көн бар - Гашура көне. Ул Мөхәррәм аеның 10 нчы көненә туры килә. Гарәп теленнән "гашура" дигән сүз "унынчы" дип тәрҗемә ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X