Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Безнең район кешеләре: Ольга Доронина

Җәмгыятьнең ничек яшәгәнен беләсең килсә, өлкәннәр күзенә кара, диләр. Без дә районыбызның өлкән кешеләренең берсе Ольга Матвеевна Доронина белән күзгә күз карап сөйләштек. Ольга Доронинаның 70 елга якын гомере Биектау тимер юл станциясе белән бәйле. Биектауга ул бик яшь вакытында ук килеп урнаша. Иң истә калган, бәгыренә үткән еллар Бөек...

Җәмгыятьнең ничек яшәгәнен беләсең килсә, өлкәннәр күзенә кара, диләр.
Без дә районыбызның өлкән кешеләренең берсе Ольга Матвеевна Доронина белән күзгә күз карап сөйләштек.
Ольга Доронинаның 70 елга якын гомере Биектау тимер юл станциясе белән бәйле. Биектауга ул бик яшь вакытында ук килеп урнаша. Иң истә калган, бәгыренә үткән еллар Бөек Ватан сугышы еллары була. Ольга Матвеевна сүзләренә караганда, ул чорда тормыш авыр булуга карамастан, кешеләр бер-берсенә дустанә мөгамәләдә булганнар, бер-берсенә булышып, ярдәмләшеп яшәгәннәр. Сугыш аларның барысын да тигезләгән. Район үзәге ул елларда уртача зурлыктагы бер авылны хәтерләткән. Барысы да бер-берсен белгән, олы бер гаилә кебек яшәгән.
иектаулылар фронтовиклар эшелонын каршы алып, озатып кала торган булганнар. Үзләренең соңгы ризыкларын да фронтовиклар белән бүлешкәннәр. "Поездлар икешәр сәгать туктап тора иде. Шул вакыт эчендә без халыктан, кемдә нәрсә бар - кыяр, помидор, сөт, һәм башка ашамлыкларны - барысын җыеп сугыш кырына китүче солдатларга бирә идек", - дип искә ала Ольга Матвеевна.
Ольга Доронина Биектауның 1-нче мәктәбен тәмамлый. Соңыннан шәфкать туташы белгечлеген ала. Укып бетергәннән соң Биектау үзәк хастаханәсендә эшли башлый. Ольга Матвеевна үзе дә елмаеп искә ала: аның хезмәт кенәгәсендә нибары ике язу - "эшкә кабул ителгән", "лаеклы ялга китүе сәбәпле эштән азат ителгән".
Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Ольга Матвеевна гомере буе район газетасына язылып бара. Бүген "Высокогорские вести" газетасының һәр санын түземсезлек белән көтеп ала. Район яңалыклары белән газета аша таныша.
Аның күз алдында системалар, чорлар, хәтта меңъеллыклар алышынды. Ә Биектау халкы һаман шундый ук, хезмәт сөючән, тырыш, туган җирен өзелеп яратучы, муллыкка, хөрлеккә омтылучы халык булып кала бирә. Ольга Матвеевна да үзенең туган районын бик ярата. Яңа ел алдыннан аның халкына сәламәтлек, иминлек, бәрәкәтле мул тормыш тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев