Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Безнең Настя барысын да булдыра!

Яхшы укудан тыш әле Настя өч елдан бирле Биектау телевидениесендә “Сахарок” балалар программасы редакторы да булып тора. Ул инде журналистикада үзен җиңүләр яуларга сәләтле профессионал итеп күрсәтергә дә өлгерде. Настя әзерләгән сюжетлар хисләргә бай булулары, ихласлыклары һәм һөнәри мөнәсәбәт белән аерылып торалар.

- Казан федераль университетына чит ил филологиясе факультетына керәсем килә. Ул мине анда рус һәм чит ил әдәбиятын өйрәнү мөмкинлеге булу белән кызыктыра. Шулай ук мин анда инглиз теле генә түгел, нинди дә булса тагын бер чит тел өйрәнә алачакмын. Испан теленә өстенлек бирермен, мөгаен, - дип, үз планнары белән уртаклашты Анастасия Миронова.

Күңел түрендә йөрткән хыялына ирешү өчен Настя имтиханнарга көздән үк әзерләнә башлаган. Үз мәктәбендәге дәресләр белән беррәттән ул төп фәннәр буенча өстәмә рәвештә онлайн-мәктәптә дә белем алган. Рус теле буенча югары нәтиҗәдән - 98 балл туплаудан тыш, Анастасия әдәбият буенча да яхшы күрсәткечкә - 80 балл җыюга иреште. Хыялы тормышка ашырмы-юкмы - монысы инглиз теле буенча имтихан нәтиҗәсеннән билгеле булыр.

- Имтихан тапшырырга барганда мин белемемнең нык булуына ышансам да, имтиханнан бик курыктым. Имтихан башлангач, биремнең бер өлешенә күз салуга аның җиңел булуын аңладым. Лирика, туган як темасы туры килде миңа. Яраткан шагыйрем Есенинны мисал итеп китердем һәм бик сөендем. Ә менә өченче өлеше шактый катлаулы булып чыкты, - дип сөйләде Анастасия Миронова.

Менә шушы өченче өлеш Анастасиянең әдәбият буенча балларын киметкән дә инде, әмма ул төшенкелеккә бирелми. Казан дәүләт федераль университетына керергә баллары җитәр, дип өметләнә.

Биектау районында бердәм дәүләт имтиханы тотрыклы уртача дәрәҗәдә узды. Рус теле буенча уртача балл - 73, математика буенча - 59, әдәбият буенча - 80.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев