Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Безнең хәтердә алар мәңге сакланыр

Интернационалист-сугышчыларның батырлыклары турында оныту һич мөмкин түгел. Батырлык дәресләрендә укытучылар якташларыбыз - әфган сугышыннан әйләнеп кайта алмаган Олег Усов, Константин Вислобоков, Илфат Бариев һәм Рәдиф Галиуллин турында сөйлиләр. Алар укыган мәктәпләрдә Әфганстанда һәлак булган солдатларның фотосурәтләре һәм исемнәре уеп язылган мемориаль такталар куелган. ...2011 елдан бирле 15 февраль интернационалист-сугышчыларны искә...

Интернационалист-сугышчыларның батырлыклары турында оныту һич мөмкин түгел. Батырлык дәресләрендә укытучылар якташларыбыз - әфган сугышыннан әйләнеп кайта алмаган Олег Усов, Константин Вислобоков, Илфат Бариев һәм Рәдиф Галиуллин турында сөйлиләр. Алар укыган мәктәпләрдә Әфганстанда һәлак булган солдатларның фотосурәтләре һәм исемнәре уеп язылган мемориаль такталар куелган.

...2011 елдан бирле 15 февраль интернационалист-сугышчыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнгә багышлап, безнең районда митинг уздырылды. Җиңү паркында локаль каршылыкларда һәм сугышларда һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәл янына җыелучылар Туган илләреннән читтә кө-рәшкән барлык ватандашларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Алар үзләренең хәрби һәм интернациональ бурычларын үтиләр. Күбесе кайда хезмәт итәчәкләрен, алда нәрсә көтүен соңгы мизгелгә кадәр белмиләр. Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар һәйкәл янына чәчәк бәйләмнәре куйдылар, дин әһелләре исә һәлак булганнарның рухына дога кылдылар.

Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Биектау районындагы бүлеге начальнигы Александр Найденов интернационалист-сугышчыларга батырлыклары өчен рәхмәт белдерде. Хәзерге заман тотрыксыз, тынычсыз, тик шулай да андый сугышлар кабатланмас, дип өметләнәсе килә.

Бөек Ватан сугышы ветераннары, элекке хәрби хезмәткәрләрне, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашканнарны, Туган иленә хезмәт иткәннәрне чакырып уздырылган чараларда укучылар патриотлык хисләре кичерәләр, Туган илне ярату дигән сүз-ләрнең буш сүзләр генә булмавына, йөрәктән чыккан чын тойгылар булуына инаналар.

Биектау авыл мәдәният йорты һәм Биектау китапханәсе хезмәткәрләре әһәмиятле һәр датага укучылар өчен нинди дә булса чара әзерләргә гадәтләнгәннәр. Бу юлы очрашуда төп игътибар бөтенесенең дә сугышның ничек башланып китүе, Совет Армиясенең сугышчан хәрәкәтләре, безнең гаскәрләрне аннан чыгару турында сөйләүче "Әфган" дип аталган документаль фильмга юнәлтелде.

Тантанага җыелучылар Казан епархиясенең хәрби бүлеге вәкиле Виталий атакайны кызыксынып тыңладылар. Әлеге дәрәҗәне кабул иткәнгә кадәр ул Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының махсус билгеләнештәге сугышчысы була, хәзер дә ул махсус билгеләнештәге эчке гаскәрләр һәм Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы бүлекләре белән хәрби-сугышчан бурычларны үтәү буенча "кайнар нокта"ларга командировкаларга бара. Моның өчен төрле бү-ләкләргә дә лаек булган. Парашют белән өч тапкыр сикергән. Районның үзәк мәчете хәзрәте кушуы буенча Рөстәм Галиев тә чыгыш ясады.

Районның хәрби комиссары Александр Найденов чакырылу буенча чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткәннәргә, сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына медальләр тапшырды. Тик бүләкләнергә тиешле кешеләрнең бу көнне барысы да килмәгән иде.
Авыл китапханәсе хез-мәткәрләре Биектау авыл җирлеге территориясендә яшәүче әфганлыларга багышланган "Сугыш якты юл була алмый" дигән хәтер альбомына кызыклы һәм бай мәгъ-лүматлы презентация уздырдылар. Ни кызганыч, әлеге альбомны төзүдә әфганлыларның барысы да катнаша алмый. Очрактан файдаланып, Татьяна Роженцева һәм Гөлназ Гарифуллина аларга фотосурәтләрен, бүләкләрен алып килүләрен, шулай ук чикләнгән контингент гаскәрләрендә хезмәт итүләре турындагы хатирәләре белән уртаклашуларын үтенеп мөрәҗәгать иттеләр.

Укучылар запастагы офицер, өлкән лейтенант Александр Пожарскийның сөйләвен тын да алмый тыңладылар. Ул Әфганстанда булган, безнең өчен гадәтләнмәгән шартларда - тау-калкулыклар арасында көрәшүнең нәрсә икәнен үз җилкәсендә татыган. Душманнар һәр тарлавыкта үзләрен өйдәге кебек хис итәләр, ә совет солдаты өчен мондый урын - һәлакәткә илтүче тозак.
Хәтер вахтасы... Шул сугыштан әйләнеп кайта алмаган дүрт якташыбызның исеме тагын яңгырый: Илфат Бариев, Рәдиф Галиуллин, Олег Усов, Константин Вислобоков. Герой якташларыбызның истәлеген, кулларга кабызылган шәм-нәр тотып, бер минут тынлык белән искә алдылар.

Залда чараның максатына туры килә торган шартлар тудырырга Бө-реле мәдәният йортының Мария Тремасова-Золотарева җитәкчелегендәге "Яңа көн" вокаль-инструменталь ансамблендә катнашучылар да ярдәм итте. Аларның җырлары хатирәләрне яңартты, күңелне күтәрде.

Очрашуны оештыруда безнең райондагы "Сугышчан бердәмлек" - ветераннарның Бөтенроссия җәмәгать оешмасы рәисе, Эчке эшләр министрлыгы ветераны Сергей Разваляев зур эш уздырды. Сценарийны Биектау авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Татьяна Зеленяк язды, транспорт һәм әфганлылар өчен бәйрәм табыны әзерләү бурычын 3 нче Биектау урта мәктәбе коллективы тормышка ашырды. Музыкага кагылышлы чараларны тавыш операторы Иван Кандаков башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев