Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бездә татар теленә багышланган осталык дәресе узды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча 2021 нче ел туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән иде. Туган телне популярлаштыра һәм аны мавыктыргычрак итә торган чаралар агымдагы елда ук башланды.

“Сөйләм теле һәм сөйләм с ә н г а т е н е ң н и г е з л ә р е ” -Биектауның өченче гомуми белем бирү мәктәбендә шулай дип исемләнгән чара узды. Аны Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре - укытучылар һәм режиссерлар, артистлык сәләтенә ия һәм туган телнең кадерен белүче кешеләр алып барды.

Залга райондагы оешмалар җитәкчеләре һәм белгечләре, укытучылар һәм башка хезмәткәрләр җыелды. Гади чыгыш ясаудан аерылып торган осталык дәресе берәүне дә битараф калдырмады, чөнки белгечләр сөйләмне ничек дөрес итеп төзергә һәм зал белән аралашырга, аудитория каршында чыгыш ясаудан курку һәм читенсенү хисен ничек җиңәргә, алдан әзерләнмәгән очракта ничек югалып калмаска дигән четерекле сорауларга нигезле киңәшләр бирделәр. Институт укытучылары игътибарны шулай ук татар алфавиты авазларын дөрес әйтү буенча теоретик белемнәргә дә юнәлттеләр. Мондый дәрес-өйрәнүләр беренче тапкыр уздырыла, шунлыктан пилот проектының тормышка ашырылуын Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та күзәтте.

- Без мондый чараларны республика буенча уздырырга булдык. Беренчесе Биектау районы булды. Чыгышның тәүге өлеше безгә әдәби татар теленең гүзәллеге һәм ни дәрәҗәдә тирән булуы турында сөйләсә, икенче өлеше сәхнәдә үзеңне ничек тотуга кагылышлы һәм башка төрле гамәли осталык дәресләреннән тора, - дип сөйләде республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

Осталык дәресенең икенче өлеше чыгышларга комачаулаучы блоклардан ничек котылу турында булды. Тыңлаучыларга урында ук биремнәр һәм өй эшләре тәкъдим ителде. Курс укытучылары 2021 елның 10 нчы гыйнварында студентларның әлеге эшләрне ничек башкаруларын тикшерергә киләчәкләр.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев