Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Без “Татарстан-24”тә (+ВИДЕО)

Тамашачыларыбыз "Биектау ТВ" телеканалы хәбәрчеләре сюжетларының республиканың "Татастан-24" каналында күрсәтелүенә күнеккән инде. Безнең геройларыбыз, истә калырлык чаралар һәм вакыйгаларыбыз турында хәзер бөтен Татарстан белә. Аеруча шунысы мөһим - безнең сюжетларга башкала профессионаллары төзәтмәләр кертми. Ә бу исә безнең журналистларның, операторларның һәм видеомонтажчының осталык ягыннан Казандагы хезмәттәшләреннән бер дә калышмавы турында...

Тамашачыларыбыз "Биектау ТВ" телеканалы хәбәрчеләре сюжетларының республиканың "Татастан-24" каналында күрсәтелүенә күнеккән инде.
Безнең геройларыбыз, истә калырлык чаралар һәм вакыйгаларыбыз турында хәзер бөтен Татарстан белә. Аеруча шунысы мөһим - безнең сюжетларга башкала профессионаллары төзәтмәләр кертми. Ә бу исә безнең журналистларның, операторларның һәм видеомонтажчының осталык ягыннан Казандагы хезмәттәшләреннән бер дә калышмавы турында сөйли. Хөрмәтле тамашачылар, без сезгә программаларның тиздән бары тик "Татарстан-24"тә генә чыгачагы турында шатланып хәбәр итәбез. Безнең тапшырулар гадәтләнгән көннәрдә - сишәмбе һәм җомгада 19:00дә чыгачак, ә чәршәмбе һәм шимбәдә 7:00дә аларны кабатлап карарга мөмкин булачак. Күчүнең төгәл датасы турында тагын бер тапкыр хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев