Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Без дә катнаштык

Тукай-нинди бөек исем! Кызыклы, эчтәлекле, мәгънәле әсәрләрен дөньяга таныткан бөек шәхесебез - ул! Кешене тәрбияләүдә алар бик зур өлеш кертәләр. Тукай туганга 130 ел. Бу бәйрәмне без дә зурлап каршыладык. Яна бакчабыз гөрләп торды. Балалар Габдулла Тукай турында куп мәгълүмат белделәр. Бәйрәмне әзерләүдә җыр сәнгате укытучысы Бикбаева Алена Сергеевна һәм...

Тукай-нинди бөек исем! Кызыклы, эчтәлекле, мәгънәле әсәрләрен дөньяга таныткан бөек шәхесебез - ул! Кешене тәрбияләүдә алар бик зур өлеш кертәләр. Тукай туганга 130 ел. Бу бәйрәмне без дә зурлап каршыладык. Яна бакчабыз гөрләп торды. Балалар Габдулла Тукай турында куп мәгълүмат белделәр. Бәйрәмне әзерләүдә җыр сәнгате укытучысы Бикбаева Алена Сергеевна һәм тәрбиячеләр зур тырышлык куйдылар. Җитәкчебез Мотыйгуллина Энҗе Зиннуровна безгә һәръяклап ярдәм итте. Балаларны Тукай тормышы, иҗаты белән таныштырдык: әкиятләрен сөйләдек, шигырьләрен өйрәндек, җырларын җырладык. Татар халкының элекке уеннарын өйрәттек: "Без,без идек", "Йөзек салышлы", "Песием". Бәйрәм җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Район күләмендә үткәрелгән конкурста да бик теләп катнаштык. Анда Киселева Вероника "Бишек җыры " әсәрен сәхнәләштереп күрсәтте. Шулай итеп, яраткан әдибебез Габдулла Тукайнын 130 еллыгын зурлап искә алдык. Моннан соң да татар халкының танылган шәхесләрен, гореф-гадәтен, яшәешен өйрәтү өстендә эшебезне дәвам итәчәкбез!

"Ак каен" балалар бакчасы тәрбиячесе Галиәхмәтова Гүзәлия Вакыйф кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев