Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Без чыршыны сагынып көттек ел буе!

Биектау районының Җиңү паркында Яңа ел чыршысы ачылуга багышланган тантана булып узды. Әкият геройлары бәйрәм кунакларын күз явыңны алырлык матур киемнәре һәм мавыктыргыч тамашалары белән сөендерделәр.

- Яңа ел сезгә могҗизалар гына алып килсен, тормышыгызда барысы да әйбәт булсын, - дип теләделәр әкият геройлары бу көнне урман гүзәленә сокланырга килгән кешеләргә.

Ә могҗиза аңа ышанган кешеләрне генә үз итә. Убырлы карчыклар, күз күрмәгән, колак ишетмәгән кыяфәттәге җәнлекләр үзләре белән әкият дөньясына алып кереп киттеләр. Бәйрәмдә, әлбәттә, Кыш бабайлар һәм Кар кызлары да булды. Алардан башка нинди Яңа ел инде ул! Әкият геройлары чыршы ачылышына килгән кунакларның күңелләрен күтәргән арада сәхнәдә тамаша башланды. Сүзне җитди темадан башлап җибәрделәр. Ни дисәң дә, узып баручы ел җиңелләрдән булмады. Ул хәере белән китсен генә.

- Чынлап та 2020 нче ел бик үзенчәлекле булды. Илдә һәм дөньяда шундый проблемалар килеп чыгар, дип беркайчан да уйлап та караганыбыз булмады. Ә алар килеп чыкты. Начар күренешләр барысы да 2020 нче елда калсын иде инде. 2021 нче ел һәммәбезгә дә бәхет, сәламәтлек алып килсен, - диде Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

Яңа ел тамашасының сценарие - елдагыча. Төп эчтәлеге яхшылыкның явызлыкка каршы көрәшеннән гыйбарәт. Мәкерле Убырлы карчык Кыш бабайның таягын урлап качты. Ә аннан башка Яңа ел символы булган чыршыдагы утларны берничек тә кабызып булмый. Моның ни белән тәмамланасын хәтта иң нәни тамашачылар да алдан ук белеп тордылар. Әмма барыбер дулкынланмыйча гына эш бармады, барысы да Кыш бабайга ярдәм итәргә тырыштылар. Таяк табылды һәм озак көтелгән мизгел дә килеп җитте - урман гүзәле аллыгөлле төсләр белән җемелди башлады.

Шушындый бәйрәм рухында Кыш бабайлар парады башланып китте. Яңа ел тамашаларының беренчесе Җиңү паркында менә шулай күңелле узды. Бәйрәм очрашулары һәркайда төрле булса да, алар һәммәсе дә бердәй шатлыклы һәм мавыктыргыч булачак. Шулай да 2021 елны каршылауның аеруча тирән мәгънәгә ия булган сүзләре Убырлы карчыкларның: “Коронавирус, тизрәк кит моннан!” дип әйтүе булыр, мөгаен.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев