Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Без бергә» фестивале талантлар барлый

Билгеле булганча, 2021 нче ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игьлан ителде. Шул уңайдан Биектау районында берсеннән-берсе эчтәлекле чаралар уза. Күптән түгел 3 нче урта мәктәптә дә “Без бергә” дип исемләнгән халыклар дуслыгы фестиваленең муниципаль этабы узды. Әлеге чараны зона ярышларына әзерлек этабының төп репетициясе дип тә атарга була. Фестивальнең зона этабы быел Биектау районында узачак.

Ф е с т и в а л ь б а ш к а х а л ы к л а р мәдәниятенә, Россия халыклары гореф-гадәтләре, традицияләренә карата хөрмәт тәрбияләү, этникара мөнәсәбәтләрне ныгыту, балаларда милли мәдәнияткә карата кызыксыну уяту, талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү бурычын күз алдында тота.

Фестивальнең жюри әгъзалары алдына 500 дән артык катнашучылар арасыннан иң талантлыларын гына сайлап алу бурычы куелган иде. “Фестивальгә вокал, бию, нәфис сүз, гаилә иҗаты буенча бик күп номерлар әзерләнгән. Алар барысы да район мәктәпләрендә укучы талантлы балалар иҗаты”, - ди Биектау районы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рания Гайнетдинова.

Я с м и н ә И с л а м о в а м о н д ы й фестивальләрдә даими катнашып килә. Ул 4 ел инде “Тулпар” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә Гөлнара Галиуллина җитәкчелегендә вокал серләренә өйрәнә. Хәзер Ясминәгә 8 яшь. Аерым башкаручы буларак аның инде күп кенә казанышлары да бар. Ул Халыкара бәйгедә 2 нче дәрәҗәле Дипломга ия була, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең республика финалында чыгыш ясый.

“Мин сәхнәне яратам, тамашачыларны яратам. Миңа тамашачы алкышлары көч бирә, кәефемне күтәрә. Мондый фестивальләрне, бәйгеләрне көтеп алам. Тагын да югарырак турларга узганда күтәренке кәеф белән әзерләнә башлыйм”, - ди Ясминә Исламова. Ясминә бүген дә “Без бергә” фестиваленең район этабын уңышлы узды.

Бәйге сәхнәдә генә түгел, мәктәп фойесында да барды. Биредә балалар “Халык иҗаты” номинациясе буенча үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр. Игътибарны җәлеп иткән экспозицияләрнең берсе фестиваль хуҗалары - 3 нче урта мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән иде.

“Балалар кулы белән тудырылган искиткеч талантлы эшләр куелган биредә. Кемне дә булса өстен чыгарып, кемгә дә булса кимрәк балл куярга да уңайсыз. Барысына да беренче урынны гына бирәсе килә”, - дип билгеләп үтте “Без бергә” фестиваленең жюри әгъзасы Гүзәл Алимова.

Муниципаль турны уңышлы гына узган балалар, иҗат коллективлары 25 мартта фестивальнең зона турында көч сынашачак.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев