Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

"Үбешмәгез, кочаклашмагыз..."

Кул биреп исәнләшмәгез!" - дип киңәш итте Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин Министрлар Кабинетында йогышлы сулыш юллары авыруларына профилактика турында сүз барганда. Соңгы көннәрдә иң күп сөйләнелә торган тема - "дуңгыз гриппы" А(H1N1) 2009. Эльвира МОСТАФИНА Яңа ел каникулларыннан соң балалар бакчаларга һәм мәктәпләргә, өлкәннәр эшкә килде. Вирус үзенең...

Кул биреп исәнләшмәгез!" - дип киңәш итте Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин Министрлар Кабинетында йогышлы сулыш юллары авыруларына профилактика турында сүз барганда. Соңгы көннәрдә иң күп сөйләнелә торган тема - "дуңгыз гриппы" А(H1N1) 2009.

Эльвира МОСТАФИНА

Яңа ел каникулларыннан соң балалар бакчаларга һәм мәктәпләргә, өлкәннәр эшкә килде. Вирус үзенең корбаннарын нәкъ менә кеше күп җыелган урыннарда таба да инде. Очрашканда кочаклашу, үбешү, кул кысышу кебек гадәтләрне, шулай ук күңел ачу һәм мәдәни учреждениеләргә йөрүләрне онытып торырга туры килер. Авыруның киң таралган чорында кулларны яхшылап сабынлап юарга, борын тишекләрен чистартырга кирәк. Җәмәгать урыннарында, урамда кул белән биткә, борынга, авыз тирәләренә кагылмавың хәерлерәк. Күп кешеле урында маска кияргә. Бүлмәләрне ешрак җилләтегез, чөнки грипп вирусы әйбер, җиһаз өслекләрендә 2-8 сәгать саклана. Биектау районында әлегә грипп белән авыручылар юк. Әмма ОРВИ очраклары арта бара. Атнасына 100ләп кеше теркәлә.
Резедә Фатыйхова табибка мөрәҗәгать иткәндә аның температурасы 38,5 була, тәне кызыша һәм буыннарында авырту сизә. Озакка сузмый - табиб янына килә. Гади грипптан пневмония башланмаса ярый инде, дип борчылса да: "Мин район табибларына ышанам, алар белемле кешеләр, дәвалауны дөрес билгеләрләр һәм мин тиз арада аякка басармын", - ди.
Табиблар даруны белеп кулланырга киңәш итәләр. Берәүгә ярдәме тигән даруның икенче кешегә зыян китерүе дә ихтимал. Шуңа күрә үзлегеңнән дәваланмавың хәерлерәк. Гади грипп вакытында өзлегүләр биш-җиденче көнне генә башланса, А (H1N1)2009 вирусы икенче көнне үк өзлегүләр китереп чыгара. Вирус башка органнарга үтеп кергәнне көтеп тормыйча, тиешле ярдәм күрсәтелергә тиеш. Мондый гриппның тиз арада пневмониягә әверелүе башка авырулардан, әйтик, диабеттан, артык симерүдән интегүчеләр, йөкле хатыннар, кечкенә балалар өчен аеруча куркыныч.
Авыру киң таралган чорда яшелчә һәм җиләк-җимешләр күбрәк ашарга кирәк. Организмның саклану көчен арттырырга гөлҗимеш һәм кара карлыган да ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев