Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бергәләп эш иткәндә яхшы

Инвалидларның район иҗтимагый оешмасы отчет-сайлау конференциясендә соңгы биш елдагы эшкә йомгак ясалды һәм идарә, ревизия комиссиясе сайланды. Утырышта Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова, үзәк район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рәдиф Бариев, ветераннарның район советы рәисе Билал Шиһабетдинов, аптека мөдире Йосыф...

Инвалидларның район иҗтимагый оешмасы отчет-сайлау конференциясендә соңгы биш елдагы эшкә йомгак ясалды һәм идарә, ревизия комиссиясе сайланды.

Утырышта Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова, үзәк район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рәдиф Бариев, ветераннарның район советы рәисе Билал Шиһабетдинов, аптека мөдире Йосыф Азимов, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге директоры Рафис Газизов катнашты.
Инвалидлар җәмгыяте идарәсе рәисе Виктор Родионов отчет докладында, барыннан да бигрәк, 2011 елдан алып тормышка ашырыла башлаган "Уңайлы мохит" программасы бәрабәренә барлыкка килгән үзгәрешләрне билгеләп үтте. Бу пандуслар гына түгел, инвалидлар өчен башка уңайлыклар да тудырылган район хастаханәсе мисалында аермачык күренә.

Мөмкинлекләре чикле кешеләргә спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылды. Атнага өч тапкыр "Биектау" универсаль спорт залына килергә була. Безнең райондагы җәмгыять әгъзалары бшка районнар белән беррәттән ярышларда катнаштылар. Казанның Кораллы Көчләр инваидлар җәмгыяте белән әйбәт элемтә җайга салынган. Бирегә биектаулыларны төрле чараларга чакыралар, залдан файдалану мөмкинлеге тудыралар, дусларча бәйгеләр оештыралар.
ХХII спартакиадада безнекеләр спортның өстәл теннисы, йөгерү, шашка кебек төрләрендә уңышларга ирештеләр. Фоат Әхмәтҗанов, Динар Җиһаншин, Клара Шәңгәрәева, Дания Мортазина, Сергей Абрамов югары урыннар алдылар.

Инвалидлар җәмгыяте Казан шәһәрендәге театрларга, аквапаркка, Свияжск утрау-шәһәренә, сәүдә-күңел ачу үзәгенә экскурсияләр оештырды.

Җәмгыять рәисе докладында һәм башка чыгышларда сүз көнүзәк проблемалар турында барды. Беренчедән, бу - акча җитмәү, җыелышлар уздыру өчен бина булмау.

Идарәнең райондагы хезмәтләр, башка җәмәгать оешмалары җитәкчеләре белән бердәм эш итүе зарур. Инвалидлар җәмгыятенә актив яшьләр кирәк. Халык һөнәрчелеге әйберләреннән дә сату-күргәзмә оештырырга иде.

Инвалидларны барлык кибетләргә һәм аптекаларга керә алмаулары да борчый. Аларның күпчелеге тимер юл аша салынган җәяүлеләр күперенә дә менә алмый, ә юл аша түшәмә җәю күздә тотылмаган. Яңа объектларны тапшырганда инвалидлар җәмгыяте вәкилен дә чакырырга кирәк.

Конференциядә социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова чыгыш ясады. Ул статистик мәгълүматлар белән таныштырды. Хәзерге вакытта Биектау районында 3602 инвалид, шул исәптән 223 бала яши. 106 кеше "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгендә исәптә тора. Рания Гайнетдинова конференциядә катнашучыларга 2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк "Инвалидлар хокуклары турындагы конвенцияне ратификацияләү белән бәйле рәвештә инвалидларны социаль яклау мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү хакында"гы 419 нчы Федераль законның төп положениеләре турында аңлатты. Ул барыннан да бигрәк кешеләрнең тормышның бер генә тармагында да инвалид дип кыерсытылмаска тиешлегенә юнәлтелгән.

-Сезнең идея һәм теләкләрегез хуплап кабул ителә, -диде социаль яклау бүлеге начальнигы, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп. - Инвалидлар арасында актив кешеләр күп. Бу кешенең үзеннән тора. Өйдә утырырга кирәкми.

Конференциядә катнашучылар торак шартларын яхшырту һәм үзәк аптекада дарулар булуга кагылышлы үзләрен дулкынландырган сорауларга җаваплар ишеттеләр.

Инвалидларның район оешмасы идарәсе эше канәгатьләнерлек дип бәяләнде. Карар проектының төп пунктларыннан берсе - инвалидларның хокукларын яклау һәм аларга социаль ярдәм күрсәтү буенча район оешмалары белән бердәм эш итүне тагын да активлаштыру.

СҮЗ УҢАЕННАН
Татарстан Республикасында мөмкинлекләре чикле 319 мең кеше яши. Шуларның 15 меңләбе - балалар. Хезмәткә сәләтле яшьтәге инвалидларның 41 проценты эшкә урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев