Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Беренче тапкыр беренче сыйныфка!

Биектау районында, "Мәктәпкә җыенырга булыш" республикакүләм хәйрия акциясен дәвам иттереп, 20 август көнне беренче сыйныфка барачак балалар әти-әниләре белән бергә очрашуга чакырылды. Мондый чара матди яктан мохтаҗлык кичерүче гаиләләр өчен мәктәп портфельләре һәм уку кирәк-яраклары алырга булышуда шәфкатьле кешеләрнең игътибарын җәлеп итүгә юнәлтелгән. Ул Дөбъяз һәм Шәпше авыл җирлеге мәдәният...

Биектау районында, "Мәктәпкә җыенырга булыш" республикакүләм хәйрия акциясен дәвам иттереп, 20 август көнне беренче сыйныфка барачак балалар әти-әниләре белән бергә очрашуга чакырылды. Мондый чара матди яктан мохтаҗлык кичерүче гаиләләр өчен мәктәп портфельләре һәм уку кирәк-яраклары алырга булышуда шәфкатьле кешеләрнең игътибарын җәлеп итүгә юнәлтелгән. Ул Дөбъяз һәм Шәпше авыл җирлеге мәдәният йортларында уздырылды.

Акциянең иганәчесе - Татарстан Республикасының 5 нче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, "Газпром трансгаз Казань" җаваплылыгы чикле ширкәтенең генераль директоры Р.Кантюков.

Булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшыру тантанасында Биектау районы башлыгы урынбасары Л.Галәүтдинова, социаль яклау бүлеге начальнигы Р.Гайнетдинова, Дөбъяз һәм Шәпше авыл җирлекләре башлыклары А.Низамов һәм В.Беляков катнаштылар.

"Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм районның мәгариф бүлеге бәйрәм кунаклары һәм анда катнашучылар өчен уеннар, иҗат коллективлары чыгышы белән күңел ачулар да оештырдылар.

Булачак укучылар һәм аларның әти-әниләре акцияне оештыручыларга зур рәхмәт сүзләре әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев