Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Беренче сентябрь шатлык алып килер

Узган җомгада район үзәгендәге Җиңү паркында бездә инде тугызынчы тапкыр уздырыла торган балалар бәйрәме оештырылды. "Мәктәпкә җые-нырга булыш" хәйрия акциясе күп балалы һәм социаль яклауга мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен оештырыла. Быел 1 сентябрьдә беренче сыйныфка район мәктәп-ләренә 548 бала киләчәк. Шулардан 172 бала уку кирәк-яраклары алуда яр-дәмгә мохтаҗ. Җиңү...

Узган җомгада район үзәгендәге Җиңү паркында бездә инде тугызынчы тапкыр уздырыла торган балалар бәйрәме оештырылды. "Мәктәпкә җые-нырга булыш" хәйрия акциясе күп балалы һәм социаль яклауга мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен оештырыла.

Быел 1 сентябрьдә беренче сыйныфка район мәктәп-ләренә 548 бала киләчәк. Шулардан 172 бала уку кирәк-яраклары алуда яр-дәмгә мохтаҗ. Җиңү паркына беренче көнне әти-әниләре белән бергә 92 кыз һәм малай чакырылды. Хәйрия акция бала-чага өчен күңелле һәм шау-шулы бәйрәмгә әверелде. Тирә-юньгә дә бәйрәм төсмере биреп, дәртле җырлар яңгырап торды, төрле уеннар, күңел ачулар, балалар паровозында "сәяхәт" итүләр оештырылды.

Әлеге тантанага дәрәҗәле кунаклар - Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасының Дәү-ләт Советы депутаты Рәф-кать Кантюковның ярдәмчесе Гүзәлия Минкина, шулай ук "Газпром трансгаз Казань" ачык акционерлык җәмгыяте вәкилләре дә чакырылды. Бу җәмгыять әлеге хәйрия акциянең иганәчесе дә булып тора.

- Яңа уку елы башланыр алдыннан шушындый изге гамәлләр кылу безнең районда күркәм гадәткә әверелде, - дип башлады сүзен район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, беренче сыйныфка барачак балаларны котлаганда. - Белем дөньясына атлаган тәүге адымнарыгыз якты, сөенечле бәйрәм булып истә калсын өчен без сезгә менә шушындый матур сумкалар бүләк итәбез.

Социаль-икътисадый бурычларны хәл итүдә безнең районга һәр-даим ярдәм итеп торганы өчен Дәүләт Советы депутаты, "Газпром трансгаз Казань" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Рәфкать Кантюковка рәхмәт.
Җиңү паркындагы Биектау районының тыл хезмәтчәннәренә стела да ул биргән акчага ясап куелды.

Җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы аларны булачак сайлауларда тавышларын лаеклы кандидатлар өчен бирергә чакырды.

сүз уңаеннан


Моннан алдагысыннан аермалы буларак, быелгы хәйрия акция катнашучылар саны күбрәк булуы белән игътибарны җәлеп итте. Аның сәбәбе быел беренче сыйныф укучыларының узган елга караганда 102 балага күбрәк булуында. Биектауның 2 нче мәктәбенә генә дә беренче сыйныфка 144 бала киләчәк, алар барлыгы биш сыйныф тәшкил итәчәк.


Моннан алдагысыннан аермалы буларак, быелгы хәйрия акция катнашучылар саны күбрәк булуы белән игътибарны җәлеп итте. Аның сәбәбе быел беренче сыйныф укучыларының узган елга караганда 102 балага күбрәк булуында. Биектауның 2 нче мәктәбенә генә дә беренче сыйныфка 144 бала киләчәк, алар барлыгы биш сыйныф тәшкил итәчәк.

Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюков исеменнән балаларны һәм аларның әти-әниләрен депутат ярдәмчесе Гүзәлия Минкина котлады.

- Бүген сез мәктәпкә барырга тулысынча әзер булачаксыз. Үз республикагызның лаеклы гражданнары булуыгызны, бары тик "бишле" билгеләренә генә укуыгызны телим, - диде ул. - Арагызда киләчәктә һәр йортка да җылылык, ямьлелек һәм кояш нурлары алып килә торган газчылар да булыр, дип өметләнәбез. Менә шушы портфельләрне тапшырганда сезнең министр портфеленә лаек булырлык итеп укуыгызны һәм үсүегезне телибез!

Һәммәбезгә таныш "Мәк-тәптә ниләргә өйрәтәләр" җыры яңгырап торганда район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, депутат ярдәмчесе, "Газпром трансгаз Казань" ачык акционерлык җәмгыяте вәкиле Гүзәлия Минкина, районның мәгариф, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, "Президент белән бергә" хәрәкәтендә катнашучылар беренче сыйныфка барачак балаларга уку әсбаплары тутырылган сумкалар тапшырдылар. 92 баланы куандырып, зәңгәр, кызыл, алсу, шәмәхә төстәгеләрен аларның кулларына тоттырдылар. Йөзләре сөенечтән балкыган кызлар һәм малайлар аларны шунда ук ачып, эчендәге әйберләрен тикшерә дә башладылар. Ә сәхнә исә "Балкыш" Балалар иҗат йорты коллективы әзерләгән концерт һәм уеннардан гөрләп торды.

"Мәктәпкә җыенырга булыш" дигән шушындый хәйрия акцияләр якын көннәрдә Дөбъяз һәм Шәпше авыл җирлекләрендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев