Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бердәм теләк белән яшәсәң генә тәртип булыр

Песчаная урамында каты көнкүреш калдыкларын алып китү мәсьәләсендә хезмәт вазифаларын үтәмәү күзгә ташланып торса, районның җәмәгатьчелек урыннарында чисталык өчен җаваплылык халыкның үзенә йөкләнә. Шәхси сектордан аермалы буларак, анда чүп-чар атнасына дүрт түгел, ә нибары бер генә тапкыр җыеп алына. Мисалга Биектау авылының Үзәк урамындагы скверны китерергә була.

Үзәк урамдагы скверның әлегә рәсми ачылышы булганы юк. Әмма кызыл тасма бәйләмичә һәм бу турыда халыкны җыеп игълан итмичә дә ул популярлар рәтендә.

- Яңасын төзеп әйбәт эшләделәр. Элек биредә менә шушылай иркенләп утырып торып та булмый иде. Зур эш бу, - диде Рәзилә Гыйниятова.

- Күрәсезме - әйләнә-тирәдә чисталык һәм пөхтәлек. Бөтен тирә-ягы үзгәрде. Зәвыклылыкка, матурлыкка игътибар итми мөмкин түгел. Безгә барысы да ошый, - дип сүзгә кушылдылар Алия Фәтрахманова белән Әлфия Әхтәмова.

Узып йөрүчеләрнең күңеленә хуш килә торган чисталыкны һәм пөхтәлекне авыл Советы игътибар үзәгендә тота. Скверны атнага бер тапкыр җыештыру аның вазифасы булып тора.

Без килер алдыннан да скверда тәртип урнаштырганнар иде. Әмма җыештырганнан соң ук яңадан чүпли, пычрата башлыйлар. Чүп-чар – скверга кагылышлы бердәнбер проблема түгел. Хулиганнар кече архитектура үрнәкләренә дә тынгы бирмиләр. Барысы да ярата торган боҗра-таганнарны тагын ватулары турында күңелсез яңалыкларны әледән-әле ишетеп торабыз. Ә аларны тәртип бозучылар үзләре түгел, оешмалар төзәтә. Спорт комплексы янындагы таганнарны инде кимендә алты тапкыр ремонтладылар.

- Балалар боҗраларны килеп терәлгәнгә кадәр борып куялар. Моңа чылбыр чыдамый һәм өзелә. Бу боҗраларны алай боргаларга ярамаганлыгы турында әйтәсе килә. Ә балалар бирегә магнит белән тартып китергән кебек җыелалар һәм нәкъ менә боҗраларны бору белән мавыгалар, - диде “Биектау” спорт мәктәбе директоры Игорь Майоров.

Ватылуның сәбәбе ял итүче кешенең авырлыгында түгел. Боҗра өлкән кешене дә чыдата, әмма күчәр янында боргалау аны сафтан чыгара. Чылбырлар белән беррәттән кичке декоратив яктырту өчен куелган кабель дә өзелә. Аны төзәттергәндә оешмаларга балаларның күңел ачуы өчен кайвакыт үз кесәләреннән түләргә туры килә.

Сквер үзенең баштагы кыяфәтен 2-3 елдан югалтыр, дигән фараз да бар. Зур Кызыл урамындагы парк кебек. Аны 2018 нче елда төзеп бетерделәр, ә бүген аңа карарлык түгел.

- Миңа барыннан да күбрәк таганнар ошый. Мин аларны җимермим. Җайлап кына атынам, - диде Булат Зарипов.

Чылбырлы таганнар да боҗралар кебек үк “интегәләр”. Кайбер балалар аларны килеп терәлгәнче боралар. Ә моны әти-әниләр күреп тора. Ял итү урыннарындагы козырекларга аерым тукталмый булмый. Алар яшь экстремаллар һөҗүменә дучар ителәләр.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев