Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Бердәм Россия” Яңа ел акциясе уздырды

Партиянең Биектау җирле бүлегендә "Алло, "Бердәм Россия" Кыш бабае тыңлый" дигән акция узды. Кыш бабайга юлланган хатлар Яңа ел көненә кадәр килде. Язучылар нигездә балалар иде. Хатларда - теләкләр, үтенечләр һәм Яңа елдан могҗиза көтү. Кемнеңдер бүләккә кармак аласы килә, кемнеңдер - Яңа ел уенчыгы, әле күптән түгел генә туган...

Партиянең Биектау җирле бүлегендә "Алло, "Бердәм Россия" Кыш бабае тыңлый" дигән акция узды.

Кыш бабайга юлланган хатлар Яңа ел көненә кадәр килде. Язучылар нигездә балалар иде. Хатларда - теләкләр, үтенечләр һәм Яңа елдан могҗиза көтү. Кемнеңдер бүләккә кармак аласы килә, кемнеңдер - Яңа ел уенчыгы, әле күптән түгел генә туган энесенә шалтыравык, ә кемдер Сочида узачак Олимпиадага барырга хыяллана. Иң күп хатлар партиянең Чернышевка һәм Биектау башлангыч оешмаларыннан килде. "Бердәм Россия" Кыш бабае хатларның барысын да укып чыкты һәм акция барышында теләкләрнең күбесе тормышка ашырылды. Партиянең Чернышевка башлангыч бүлегендә авыл мәдәният йортындагы Раштуа чыршысында хат язучыларга Кыш бабайдан тәм-томнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев