Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Бердәм Россия» намуслы һәм гадел сайлаулар яклы

Агымдагы елның 19 сентябрендә Россия Федерациясе Федераль Җыенының сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар узачак.

Бу көннәрдә бөтен ил буенча “Бердәм Россия” партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар өчен алдан тавыш бирү уздырыла. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге 24 - 30 май көннәрендә республика сайлау округларында Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларны алдан сайлау үткәрде. Татарстанлыларга үз тавышларын онлайн форматта - электрон юл белән бирү мөмкинлеге тудырылды. Ә 30 майда сайлау участокларына килеп тавыш бирергә мөмкин иде.

Соңгы елларда төрле дәрәҗәдәге дәүләт органнарына депутатлар сайлаганда праймериз форматын куллану киң таралды. Праймериз, сәяси партия эчендә алдан тавыш бирү - сәяси партиядән бердәм кандидат сайлана торган тавыш бирү төре ул. Сайланган кандидатлар арасында гади тавыш бирү үткәрелә. П р а й м е р и з у з д ы р у н ы ң мәгънәсе бер сәяси партиягә керүче кандидатларның берберсеннән тавыш тартып алуын булдырмау. Праймериз ачык һәм ябык типтагы була. Ачык типтагысында һәркем тавыш бирә ала, ә ябык типтагы форматта бары тик партия әгъзалары гына тавыш бирә ала. «Бердәм Россия» сәяси партиясе, беренчеләрдән булып, Россиядә киләсе сайлауларда үз депутатларын сайлаганда ачык тавыш бирү кулланырга тәкъдим итте. Ачык тавыш бирү вакытында һәркем тавышының үзе сайлаган кандидат өчен бирелгәнен күрә алачак. Мондый формат кандидатлар составын яңартуга да этәргеч бирәчәк.

"Халык үзе белгән, ышанган кандидат - ул идеаль кандидат. Мәсәлән, безнең Биектау муниципаль районы Башлыгын һәрберебез яхшы белә. Мин кем өчен тавыш бирәчәгемне алдан ук аныклап куйдым инде", - ди сайлаучы Люция Мөхетдинова.

Б и е к т а у м у н и ц и п а л ь районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин 30 майда сайлау участогына иң беренчеләрдән үз тавышын бирергә килде. Ачык тавыш бирүдә катнашырга теләгән һәркем бу көнне иртәнге сәгатьтән үк сайлау участогында иде инде.

Реклама

"Сайлаучыларга ике бюллетень бирелә, - дип аңлатып үтте участок хисап комиссиясе рәисе Наталья Кузнецова. - Беренче бюллетеньдә сәяси партиянең 76 кеше теркәлгән исемлеге, ә икенче бюллетеньдә Мәскәү бер мандатлы сайлау округы исемлеге күрсәтелгән".

Сәяси партия эчендә тавыш бирүнең төп үзенчәлеге шунда, мондый формат бер яисә берничә кандидатка тавыш бирергә мөмкинлек тудыра. Кандидатлар арасында волонтерлар, студентлар, дәүләт эшлеклеләре, табиблар, укытучылар һәм башкалар бар. "Бердәм Россия" сәяси партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар исемлеге 19 июньдә партия съездында расланачак.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев