Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«БЕРДӘМ РОССИЯ» ЕЛЛЫК ЭШЕНӘ ЙОМГАК ЯСЫЙ

"Бердәм Россия" партиясе Биектау бүлекчәсенең узган атнада булган отчет-сайлау конференциясендә узган елгы эшкә йомгак ясадылар һәм җитәкче органнар - сәяси совет һәм региональ бүлек секретарен сайладылар, шулай ук бердәмроссиялеләрнең якындагы чорга максатлары һәм бурычлары да билгеләнде. Конференция эшендә, җирле партия ячейкалары делегатлары, авыл җирлекләре, учреждение һәм оешма җитәкчеләреннән тыш, "Бердәм...

"Бердәм Россия" партиясе Биектау бүлекчәсенең узган атнада булган отчет-сайлау конференциясендә узган елгы эшкә йомгак ясадылар һәм җитәкче органнар - сәяси совет һәм региональ бүлек секретарен сайладылар, шулай ук бердәмроссиялеләрнең якындагы чорга максатлары һәм бурычлары да билгеләнде.
Конференция эшендә, җирле партия ячейкалары делегатлары, авыл җирлекләре, учреждение һәм оешма җитәкчеләреннән тыш, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ сәяси советы әгъзасы, Тинчурин исемендәге театр режиссеры Рәшид Заһидуллин, ТРның Дәүләт Советы депутаты Азат Зиятдинов та катнашты.
- Районда составында 2837 партия әгъзасы булган 32 башлангыч оешма эшли, - дип хәбәр итте үзенең чыгышында "Бердәм Россия" партиясенең Биектау җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Лиана Гатина. - Красносельский, Дөбъяз, Бөреле башлангыч бүлекләре районда иң эреләре. Җирле ячейкалар партиягә кабул итүгә зур игътибар бирәләр, партиялеләр гади взнос түләүчеләр генә түгел, алар үз максат-идеяләрен тормышка ашыру өстендә эшләргә тиешләр. Ни кызганыч, җирле бүлек сафларында эшчеләр, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм студент яшьләр аз. Сәяси советка, җирле бүлек башкарма комитетына, барлык башлангыч оешмаларга бу юнәлештә активлыкны арттырырга кирәк.
Партиянең Биектау җирле бүлеге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгына әзерләнүдә һәм бәйрәм итүдә актив катнашты. Сугыш ветераннары гына түгел, тыл хезмәтчәннәре, сугышта һәлак булганнарның гаиләләре дә онытылмады. Районда һөнәри бәй-рәмнәр, өлкәннәр, инвалидлар ункөнлекләре партиялеләрнең актив катнашында уздырыла. Балалар һәм үсмерләр арасында спортны популярлаштыруга районда зур игътибар бирелә. Аерым алганда, һәр баланың кызыксынуларына туры килә торган спорт секциясен сайларга була. Хәзерге вакытта Спартакиада кысаларында спортның 4 төре буенча район оешмалары һәм предприятиеләрендә эшләүчеләр арасында ярышлар уздырыла.
Отчет чорында район спортчылары 42 республика, 13 Россия һәм 2 Халыкара ярышта катнаштылар. 10 алтын, 34 көмеш һәм 23 бронза медаль яуланды. Татар-башкорт милли спорт көрәше - "Көрәш" буенча Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек промышленносте хезмәткәрләре көненә багышлап, ТР-ның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына уздырылган
17 нче шәхси-команда республика ярышларында безнең команда 57 команда арасыннан беренче гомумкоманда урынын яулады.
Партиянең җирле бүлеге "Биектау" район иҗтимагый хәйрия фонды белән берлектә "Мәктәпкә җыенырга булыш" чарасы кебек хәйрия максаттагы региональ партия проектларын тормышка ашыруда актив катнаша.
Биектау җирле бүлеге "Мәгариф", "Сәламәтлек саклау", "Кулай торак", "АПК" кебек социаль яктан мөһим проектларны тормышка ашыруда катнаша.
Республикада авылга яшь белгечләр кайтару мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Соңгы елда яңа программа буенча 18 яшь белгеч эшкә урнашты һәм аларның һәркайсы торак сатып алуга яки төзүгә 1 миллион 100 мең сум акча алды.
2011 нче елда республикада мәктәпләрне компьютерлар һәм мультимедиа җиһазлар белән тәэмин итү буенча зур проектлар тормышка ашырылды. Районның гомуми белем бирү учреждениеләренә укучылар өчен 54 стационар компьютер, башлангыч звено өчен 4 мобиль класс, 1 мобиль интерактив өстәл һәм экология мониторингы лабораториясе, укучыларның сәламәтлегендәге тайпылышларны үз вакытында ачыклау өчен 1 аппарат-программа комплексы, 75 интерактив комплекс, 136 проекция комплекты кайтарылды, барлык укытучылар ноутбуклар белән тәэмин ителде.
Районда 2011-2012 нче уку елында "Безнең яңа укытучы" грантына сайлап алу конкурсында 3 укытучы, "Безнең иң яхшы укытучы" грантына конкурста 39 укытучы җиңде, "Иң яхшы мәктәп директоры" грантына конкурста Суыксу урта мәктәбе директоры отты, 4 инглиз теле укытучысы Бөекбританиядә чит ил стажировкасы узды. 2012 елда "Мәктәп - дә-ресләрдән соң" грантын лаеклы рәвештә Айбаш, Дөбъяз, Шәпше һәм Олы Кавал гомуми белем мәктәпләре яулады.
"Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү" программасы буенча Биектау авылында күп квартиралы
10 йорт файдалануга тапшырылды. Социаль ипотека буенча Дөбъяз, Бөреле, Чыпчык, Усад авылларында һәм Дачное поселогында йортлар салу планлаштырыла.
"Чиста су" проектлары кысаларында Биектау авылында суүткәргеч сузу, Усад авылында бер суэтем башнясы куеп һәм ике скважина бораулап, челтәрләрне реконструкцияләү күздә тотыла, бу эшләрнең гомуми суммасы 10 миллион сум тәшкил итәчәк. Узып баручы ел йомгаклары барлык макроикътисади күрсәткечләр буенча районда уңай үзгәрешләр булуны күрсәтә.
Бердәмроссиялеләр өчен иң мөһиме - милли программаларга ярдәм итү белән генә шөгыльләнү түгел, ә бәлки эштән бушаган вакытта өмәләргә чыгу, агачлар утырту, территорияне төзекләндерү дә, ә инде моннан да әһәмиятлерәге - тормышта кыен хәлләрдә калып, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә булышу. Отчет чорында "Бердәм Россия"нең җирле бүлегенә 2473 мөрәҗәгать килде. Алар нигездә торак шартларын яхшыртуга, социаль яклауга, ташламаларга, субсидияләр бирүгә, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә, ишегалларын, урамнарны төзекләндерүгә, юллар ремонтлауга кагыла. Медицина хезмәте күрсәтү, дарулар белән тәэмин итү, поликлиникалардагы чиратлар турында да мөрәҗәгатьләр күп.
Башкарылган эшкә презентация Биектауның бердәмроссиялеләренең гамәлдәге дәүләт социаль программаларын якларга әзер торуларын күрсәтә һәм "Бердәм Россия" конкрет эшләр партиясе булып калырга тиеш.
Партиянең Дөбъяз башлангыч бүлеге секретаре Илсөя Мөхәммәтвәлиева үзенең чыгышында конкрет эшләр турында сөйләде. Дөбъяз авыл җирлеге территориясендә яшәүчеләр үзләренең шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерүгә кредитлар алу мөмкинлеген рухланып кабул итәләр, гаилә фермалары төзиләр.
"Яшь гвардия" җирле бүлеге штабы җитәкчесе Артем Родионов чыгышында яшьләрне дулкынландырган проблемаларга тукталды.
Аннары секретарь, сәяси совет һәм контроль-ревизия комиссиясе сайланды. Җирле бүлек секретарен беренче тапкыр, партиянең яңартылган Уставы таләп иткәнчә, яшерен тавыш бирү юлы белән генә түгел, ә бәлки альтернатив нигездә дә сайладылар. Тавыш бирү бюллетененә ике кандидатура: Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм 1 нче Биектау урта мәктәбе директоры Елена Гыйльманова кандидатуралары кертелде. Яшерен тавыш биреп, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге секретаре итеп бер тавыштан Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин сайланды. Бу район башлыгының пар-тиядәшләре арасында абруе зур булу турында сөйли.
Яшерен тавыш бирү юлы белән шулай ук җирле сәяси совет, контроль-ревизия комиссиясе әгъзалары һәм декабрьдә Казанда узачак "Бердәм Россия"нең ХХ нче региональ конференциясенә делегатлар сайланды.
Отчет-сайлау конференциясе партиянең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшыру һәм аеруча тырышларны бүләкләү белән тәмамланды.

Рәсемнәр: бердәмроссиялеләр отчет-сайлау конференциясендә.
Ә.Сафиуллин фото.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев