Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр

Биектау районы волонтерларына риясыз һәм эчкерсез ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр. Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин исеменнән ирекмәннәргә Рәхмәт хатларын башкарма комитет җитәкчесе Дамир Шәйдуллин тапшырды. Волонтерлык хәрәкәте әле язын, пандемиянең беренче дулкыны вакытында ук оештырылган иде. Хәзер ирекмәннәргә тагын ихтыяҗ туды. Алар коронавирус инфекциясе белән авыручыларга бушлай медикаментлар китерәләр. Аеруча актив 16 волонтер бүләкләүгә тәкъдим ителде.

Дарулар китергән өчен бөтен җаваплылык район хастаханәсенең шәфкать туташына йөкләнгән. Ландыш Гарәфиева авыруларны үз кайгыртучанлыгына алган. Табиблар кискен сулыш юллары вируслы инфекциясе яки ковид белән авыручыларга даруларга рецептлар язу белән төп эш башлана. Шәфкать туташлары билгеләнгән даруларны теге яки бу авылга илтү зарурлыгы турындагы мәгълүматны җиткерәләр.

- Иң башта аптека белән элемтәгә керәм. Аерым алганда һәр пациентка кирәкле препаратларның булу-булмавы белән кызыксынам. Әгәр дә булса, аңа табиб билгеләгән барлык препаратларны яздырам. Аннан соң тиешле язмалар теркәлгән барлык рецептларны аптекага илтәм, - дип сөйләде Биектау район үзәк хастаханәсенең шәфкать туташы Ландыш Гарәфиева.

Аннары фармацевтлар һәр пациентка даруларны аерым пакетларга салалар. Моннан соң Ландыш волонтерлар чатына медикаментларның мохтаҗларга илтергә әзер булуы турындагы мәгълүматны җибәрә. Аннары соңгы этап башлана. Безнең районда коронавируслы авыруларга дарулар китерүне яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге үз өстенә алды.

- Бездә волонтерлар чаты булдырылды һәм адреслар, исемнәр, телефоннар белән барлык гаризалар да шунда тупланып килә. Теләге һәм ярдәм итәргә мөмкинлеге булган, вакыт таба алган волонтер, аптекага килеп, тиешле дарулар салынган пакетны ала һәм аны мохтаҗ кешегә илтеп бирә, - дип сөйләде Биектау районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Станислав Чапурин.

Станислав Чапурин, җитәкче буларак, әлеге эшкә юнәлеш биреп кенә калмый, ул булдыра алганча даруларны үзе дә илтергә тырыша. Куелган нормага сыешырга гына кирәк. Рецепт язылганнан алып авыруларга даруларны китергәнгә кадәрге вакыт аралыгы 36 сәгатьтән артмаска тиеш.

- Тиешле йорт яки фатир янына килеп җитәбез, ишек янына килеп, дарулар салынган пакетның янәшәдә икәнлеге, аны алырга мөмкин булуы турында хәбәр итәбез, - дип, Станислав Чапурин даруларны ничек тапшырулары турында аңлатып үтте.

Волонтерлар даруларны эштә чакта түгел, шәхсән үз вакытларын сарыф итеп илтәләр. Мондый изге гамәлнең нәтиҗәсе - кешеләрнең ихлас күңелдән әйткән рәхмәт сүзләре.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев