Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бер көндә ике бәйрәм: парклар фестивале һәм Боз сараеның туган көне!

Бүген Биектау районында парклар һәм скверлар фестивале башланып китте. Бүгенге бәйрәм "Биектау" боз сареның туган көне белән берләштерелгән иде. Биектау районы боз сарае үзенең 3 ел эшчәнлеген билгеләп үтте. Чарада "Новый день" вокаль-инструменталь ансамбле һәм Айзат Шакиров чыгыш ясады. Боз сараенда узган тантанлы өлештә легендар Казан хоккеисты, 70 нче елларда...

Бүген Биектау районында парклар һәм скверлар фестивале башланып китте. Бүгенге бәйрәм "Биектау" боз сареның туган көне белән берләштерелгән иде. Биектау районы боз сарае үзенең 3 ел эшчәнлеген билгеләп үтте.

Чарада "Новый день" вокаль-инструменталь ансамбле һәм Айзат Шакиров чыгыш ясады.
Боз сараенда узган тантанлы өлештә легендар Казан хоккеисты, 70 нче елларда Советлар Союзы хоккей җыелма командасының иң яхшы һөҗүмчеләренең берсе Геннадий Маслов чыгыш ясады. Ул Биектау районы администрациясе тарафыннан Россия күләмендә Татарстан хоккеен күтәрүдә зур эш эшләнүен әйтеп китте. Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да боз сараенда җыелучыларга үзенең котлауларын җиткерде.

Тантаналы өлештән соң "Биектау-05" һәм Оренбургның "Сарматы" командалары арасында хоккей уены узды. Уен 1:2 исәбе белән көндәшләр файдасына тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев