Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бер бәйгедә ике җиңү

Россия башкаласы Мәскәүдә "Мәскәү вакыты" дигән иҗади фестиваль узды. Анда Тольятти, Төмән, Чебоксар, Осетия, Татарстаннан яшь башкаручылар катнашты. Биектау районының "Мандарин" бию студиясе көндәшләренә бернинди өмет калдырмыйча җиңүгә иреште. "Кызлар", "Без апельсин бүләбез" дигән биюләр I дәрәҗәле Лауреат, "Тузганак" һәм "Кара тутлы кыз" биюләре II дәрәҗәле Лауреат исеменә лаек булдылар....

Россия башкаласы Мәскәүдә "Мәскәү вакыты" дигән иҗади фестиваль узды. Анда Тольятти, Төмән, Чебоксар, Осетия, Татарстаннан яшь башкаручылар катнашты. Биектау районының "Мандарин" бию студиясе көндәшләренә бернинди өмет калдырмыйча җиңүгә иреште. "Кызлар", "Без апельсин бүләбез" дигән биюләр I дәрәҗәле Лауреат, "Тузганак" һәм "Кара тутлы кыз" биюләре II дәрәҗәле Лауреат исеменә лаек булдылар.
"Мандарин" бию студиясе сәнгать җитәкчесе Екатерина Холина сүзләренә караганда, балалар фестивальгә әзерлек эшләрен август аенда ук башлап җибәргәннәр. Әти-әниләрнең тырышлыгы да бушка китмәгән. Алар балаларының югары дәрәҗәдәге фестивальдә катнашуына бик шат икәнлекләрен яшермиләр.
Кунакчыл Мәскәү Биектау балаларын бик җылы каршылый. Фестиваль дә бик югары дәрәҗәдә оештырылган була. Ул "Космос" кунакханәсе сәхнәсендә бара. Балалар анда үзләре генә чыгыш ясап калмыйча, танылган биючеләрдән мастер-класслар да алалар. Мәскәү каласы буенча экскурсияләр балалар хәтерендә җуелмас хатирә булып уелып кала.
"Мандарин" студиясе биючесе Настя Козлова башкалада алган тәэсирләре белән уртаклашты: "Килеп җитү белән без Кызыл мәйданга юл алдык. Мәйдан Яңа елдан соң сихри утта коена иде. Без килеп җиткәч тә Кремль сәгате суга башлады. Безнең хисләр ташып-ташып чыкты. Соңыннан Чыпчык тавына (Воробьевы горы) киттек. Анда Мәскәүне иң биек ноктадан күзәттек. Ул искиткеч матур иде".
"ТНТ" телеканалында барган "Бию" шоу программасында катнашкан иң оста биючеләрнең берсе Адам безгә мастер-класс күрсәтте. Безнең футболкаларга үзтамгасын куйды", - ди "мандарин" биючесе Эльвина Фатыйхова.
Бию коллективларының сәнгать осталыгына мәртәбәле жюри әгъзалары бәя бирә. Безнең биючеләрнең оригиналь жанрлардагы биюләре жюри әгъзаларын битараф калдырмый.
"Нәтиҗә ясаганда иң элек безне атамый тордылар. Мин уйлыйм: бетте, без, димәк, ахырдан беренчеләр рәтендә калдык. Ниһаять, ахырдан безнең исем чыкты. Җиңүчеләрне иң соңга калдырган булганнар икән. Безнең куанычка чикләр булмады", - дип искә ала Эльвина Фатыйхова.
"Мин иң элек ни булганын аңламый да калдым. Безнең балалар сәхнәгә йөгереп чыгып, Кубокны кулларына алгач кына төшендем - без җиңүче!" - ди ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Екатерина Холина.
Фестивальдә нәфис сүз осталыгы буенча да көч сынаштылар. Әлеге номинация буенча Биектауның 2 нче мәктәбе укучысы, "Мандарин" студиясе тәрбиячесе Азалия Хөсәенова "Нәфис сүз" номинациясе буенча I дәрәҗәле Лауреат исеменә лаек булды. Азалия Ирина Пивоварованың "Инша" хикәсен сөйләде.
Башка фестивальләрдән аермалы буларак, Мәскәү фестивалендә бүләкләрне теләгән һәркемгә таратмадылар. Көндәшлек бик көчле иде. Шуңа күрә җиңү дә бик кадерле. "Мандаринка"лыларны җәй көне Кырым көтә. Анда җәйге бию бәйгесе узачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X