Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Садрый Гарәфиев 93 нче туган көнен билгеләп үтә (+ВИДЕО)

Бүгенге көндә Дөбъяз авылында яшәүче Садрый Гарәфи улы Гарәфиев Бөек Ватан сугышына 1944 елның ноябрендә алына. Ленинград өчен барган бәрелешләрдә катнаша, Белоруссия территориясендә дә сугыша. Берничә тапкыр контузия алуына карамастан, саклаучы фәрештәсе аны ташламый, 1947 елда аңа исән-сау туган йортына әйләнеп кайту насыйп була. Күкрәге тулы орден-медальләр: Кызыл Йолдыз ордены,...

Бүгенге көндә Дөбъяз авылында яшәүче Садрый Гарәфи улы Гарәфиев Бөек Ватан сугышына 1944 елның ноябрендә алына. Ленинград өчен барган бәрелешләрдә катнаша, Белоруссия территориясендә дә сугыша.

Берничә тапкыр контузия алуына карамастан, саклаучы фәрештәсе аны ташламый, 1947 елда аңа исән-сау туган йортына әйләнеп кайту насыйп була. Күкрәге тулы орден-медальләр: Кызыл Йолдыз ордены, "Батырлык өчен", "Германияне җиңгән өчен", "Японияне җиңгән өчен" медальләре. Сугыштан соңгы тыныч вакытта тырышып эшләгәнгә бирелгән "Фидакарь хезмәт өчен" медале дә бар.

Садрый Гарәфи улы Биектау районының (ул вакытта Дөбьяз район) Яңавыл авылында туып үсә. Ул - бик кызыксынучан, яңалыкка омтылучан кеше.

- Үз гомеремдә күп төрле һөнәрләр үзләштерергә туры килде, бары көтүче генә булмадым. Һәр эшнең үзенә күрә яхшы яклары да, җаваплылыгы да бар, - ди Садрый абый үзе турында сөйләгәндә. - Үсмер чагымда ук Йошкар-Олада хәрби завод төзелешендә катнаштым, аннары кырчылык һәм төзүчеләр бригадалары бригадиры да, ат караучы да, колхоз рәисе, партия оешмасы секретаре да булдым...

Пенсиягә чыгар алдыннан Садрый Гарәфи улы шактый озак еллар зур төзелеш оешмасында эшли, терлекчелек фермаларын механизацияләү белән шөгыль-ләнә. Бу эш аңа бик тә туры килә, чөнки ул - җаны-тәне белән рационализатор. Әле яшь вакытында ук туган авылында, бар халыкны гаҗәпләндереп, беренчеләр-дән булып, чишмәдән өенә кадәр су торбалары сузган, өен пар белән җылыта башлаган кеше ич ул.

Садрый абый, тормыш иптәше Рәхилә апа белән бергәләп, биш бала тәрбияләп үстерә.

Тормышының бу истәлекле вакыйгасы уңаеннан Садрый абыйны Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов, Дөбьяз авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Низамовлар котладылар. Ринат Рәшит улы район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның юбилярны котлау сүзләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды, сугыштагы һәм тыныч хезмәттәге батырлыгы өчен рәхмәтен белдереп, ныклы сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез тормыш, яхшы кәеф теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев