Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөек композитор истәлекләре музейда кадерләп саклана

Моннан 120 ел элек 3 нче декабрьдә нәни малай дөньяга аваз сала. Бу киләчәктә татар музыкасына нигез салучы, композитор Салих Сәйдәшев була.

Биектау районының Өбрә авылында Салих Сәйдәшев исемендәге музей бар. Ни өчен нәкъ менә шушы авылдамы? Чөнки булачак композитор бала вакытында җәйге айларны шушы авылда уздырырга яраткан.

Сүз уңаеннан әйтеп киткәндә музей үзе кайчандыр Салих Сәйдәшевның әтисе ягыннан Бикчәнтәй бабасының йорты булган урында салынган. Музыкантның әнисенең дә тамырлары Биектау белән бәйле - аның әтисе Битаманда туып үскән, яшәгән кеше.

Музей 1990 нчы елда төзелгән. Бик нык тузган агач йортны сүтеп, 2017 нче елда аның урынына яңа, заманча бина төзеп куялар.

- Б е з н е ң м у з е й д а С а л и х Сәйдәшевка, аның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган экспонатлар тупланган. Шулай ук Салих Сәйдәшев безнең авылга кайтып йөргән чаклардагы, шул чорның көнкүрешенә хас этнографик әйберләр дә җыелган, - дип сөйләде Салих Сәйдәшев музее мөдире Гөлназ Гыйниятуллина.

Башта экспонатларны Өбрә, Сая һәм Әлдермеш авылы кешеләре җыйган. Әле бүген дә битараф булмаган кешеләр көнкүреш җиһазларын китерергә ярдәм итәләр. Туплау эшендә шулай ук композиторның үзенең туганнары - Рөстәм Әхмәров, Миләүшә Сәйдәшева һәм Иза Сәйдәшева да бик булышалар икән.

- Бүгенге көнгә совет чорыннан соңгы еллар экспозициясе җыелды. Нәкъ менә шушы чорда Салих Сәйдәшевның иҗаты үсеш ала, аның яңа иҗади мөмкинлекләре ачыла. Кайбер әйберләрне, шул исәптән савыт-сабаны Салих Сәйдәшевның туганнары тапшырды. Бездә графин, стакан савыты бар, - дип дәвам итте сүзен Салих Сәйдәшев музее мөдире Гөлназ Гыйниятуллина.

Татар халкының тормышкөнкүрешенә багышланган этнография бүлмәсендә композиторның шәхси әйберләре юк, әмма бүлмәдә Салих Сәйдәшев шушы якларда яшәгән чор кешеләре кулланган йорт кирәк-яраклары, җиһазлар бик күп. Әзерләп куелган табын, керосинка һәм табагач, үрелгән кә рз и н н ә р һ ә м м е т а л л да н эшләнгән бидоннар - алар һәммәсе дә тарих рухы һәм өй җылысы белән сугарылган.

Музейда эш бер генә көнгә дә тукталып тормый - бәйрәмнәр һәм күргәзмәләр оештырыла, экспозицияләр яңартыла һәм тулыландырыла. Болар барысы да бөек композиторның авылда узган балачагына хас атмосфераны саклау һәм яңадан торгызу, бөек шәхес Салих Сәйдәшев яшәгән һәм иҗат иткән дәверне тарихка кертеп калдыру өчен эшләнә.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев