Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Батырлыкның да үз бәйрәме бар

Бу атнада Россиядә Коткаручылар көнен билгеләп үттеләр. Янгынга каршы хезмәт - гадәттән тыш хәлләрдә район кешеләренең иминлеге сагында иң мөһим хезмәтләрнең берсе. Биектау районы 113 нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре дә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен көндәгечә уяу сакта үткәрделәр. Нәтиҗәле хезмәт буенча Татарстанда лидерлар рәтендә булган отрядта барлыгы 60 кеше эшли. 2021 елда алар тарафыннан 130 янгын сүндерелде.

«23 секунд, норматив буенча да 23 секунд булырга тиеш. Бу - иң яхшы күрсәткеч!».

Ш ул а й бул м ы й н и ! Б и е к т ау горнизонының 3 нче каравыл отряды бәйрәм уңаеннан уздырылган ярышта әнә шундый нәтиҗә күрсәтте. 2021 елда иң яхшы күрсәткеч. Биектау янгын-коткару гарнизоны янгын сүндерүчеләре район кешеләрен янгыннан саклау өчен хәвефле сигнал буенча чыгарга даими әзерлектә тора. Янгын гарнизонының һәм аерым постларның шәхси составы халык иминлеге өчен фидакарь хезмәт куя, районда яшәүчеләрне һәм аерым территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән, табигать бәлаказаларыннан һәм янгыннардан саклау буенча үзләренә йөкләнгән бурычны үти. Ә бу атнада алар һөнәри бәйрәмнәре нисбәтеннән туганнарының, дусларының котлауларын гына түгел, Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдиновның да җылы котлавын кабул итеп алдылар.

“Сезнең һөнәрегез хөрмәтле һөнәрләрнең берсе булып тора. Сез һәрвакыт иң авыр һәм катлаулы бурычларны үтәргә әзер. Геройлар гына шулай булдыра ала”, - дип билгеләп үтте район Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов.

Бәйрәм уңаеннан алар барысы да тантаналы сафка баскан. Батыр һөнәр ияләре өчен бу бәйрәм дә, башкалары кебек үк, гадәти бер эш көне дә. Хәбәр килү белән ярдәмгә чыгып китәргә әзер торалар.

Берничә кеше генә хәбәр кабул итү пунктында - эш өстәле артында калган. Эш кораллары да һәрвакыт әзерлек сызыгына куелган. Тантана барышындагы алкышлар астында да алар, секунд эчендә әзерләнеп, хәвеф булган урынга чыгып китәргә мөмкин.

«Минем өчен минем хезмәтемнән дә мөһим өлкә юктыр кебек, - ди 3 нче каравыл бүлеге башлыгы Сергей Лабутин. - Мин армиядә хезмәт итеп кайттым, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасында эшләдем. Эшемне шул ук юнәлештә дәвам итәргә теләдем. Үкенмим. Без бит кешеләр иминлеге сагында торабыз”.

Бәйрәмдә иң яхшы 15 коткаручыны аерым билгеләп үттеләр.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Фәритович янгын сүндерү гарнизоны базасы белән танышып чыкты. База заманча техника белән җиһазландырылган. Биредә республикада бары тик икәү генә булган уникаль автоцистерна да бар. Цистернаны Татарстанның иң яхшы гарнизонына тапшырганнар иде. Базада ял бүлмәләре, уку класслары бар.

2021 ел район коткаручылары өчен 131 янгын чыгу очрагы белән истә калачак. Аларда 3 кешенең гомере өзелә. Бу сан узган елгыга караганда ике тапкырга кимрәк булса да, нәкъ менә шундый фаҗигаләр коткаручыларның үзәген өзә дә инде. Мондый минутларда алар үзләренең грамоталы һәм кыю гамәлләре нәтиҗәсендә йөзләгән миллион сумлык матди байлыкны янгын телләреннән саклап калулары белән горурланмыйлар - алар өчен кеше гомере кадерле. Моннан да зуррак җаваплылыкның булуы мөмкин дә түгел.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев