Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Баскетбол командага берләштерә торган уен

Биектау районы мәктәпләре укучылары баскетбол турнирында көч сынаштылар. Шәпше авылында 1 нче урын өчен Бөреле, Шәпше, Мүлмә, Коркачык, Ямаширмә һәм Чыпчык мәктәпләре укучылары көрәште. “КЭС-БАСКЕТ” баскетбол лигасы - Россия дәрәҗәсендәге киң күләмле социаль проект. Анда ел саен биектаулылар да катнашмый калмый. Быелгы сезонда “КЭСБАСКЕТ”ка Биектау районы гомуми белем бирү учреждениеләреннән 36 команда җәлеп ителде. Һәм уен бик тә җитди булды.

- Чыпчык һәрвакытта һәм һәр җирдә иң яхшысы. Без аларга ышанабыз. Алар 1 нче урынны алырлар, - дип кычкырдылар Чыпчык мәктәбе командасы җанатарлары.

Шушындый ышаныч һәм ярдәм булганда ничек сынатасың ди инде! Баскетбол мәйданчыгы моңа кадәр беркайчан да булмаганча “кызды”. Ике ялкынлы көндәш - Чыпчык белән Бөреле очрашты.

Спорт һәрвакыт спорт булып кала инде ул. Анда иң көчлеләр җиңә. Бу уенда Бөреле җиңү яулады. Чыпчык командасы моның белән ризалашмый. Хәер, алар тупас уенга өстенлек бирәләр, ә “йомшак” бөрелеләр моңа күнекмәгәннәр.

- Кызлар, сезгә татулашырга киңәш итәм, чөнки без бер районда яшибез һәм үзара дус булырга кирәк, - дип мөрәҗәгать иттем җанатарларга.

- Мин урталыкта, - дип җавап бирде Бөреле гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Самира Бариева.

- Мин Чыпчыкны һәм Шәпшене яратам, әмма Бөрелене түгел, - дип кырт кисте Чыпчык гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Әминә Фазлиева.

Татулашу билгесе итеп бер-берсенең кулларын кысышуларына ирешә алмадык. Бер атнадан Биектау авылында финал булачак. Башка ике зона җиңүчеләре белән көч сынашачаклар. Иң көчле баскетбол командасы республикага район намусын якларга барачак. Чемпионатның республика финалы декабрь аенда булачак. Алтын медальләр, кубок һәм дипломнардан тыш 1 нче урынны яулаучы яңа спорт формасы да алачак.

“КЭС-БАСКЕТ” - Бөтенроссия проекты. Ул гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле 20 мең команданы җәлеп иткән. Татарстанда “КЭС-БАСКЕТ” моннан 12 ел элек барлыкка килде. Ел саен ул Чемпионат билгесе белән кулына туп алган яшь баскетболчылар санын арттыра бара.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев