Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Башыңдагы ак яулык нур сибә йөзеңә.

Минемчә, әбисе, бабасы, дәү әти һәм дәү әнисе булганнар иң бәхетле кешеләрдер. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь булмас иде. Бүгенгесе көндә безгә үзләренең тормыш тәҗрибәләрен, үгет-нәсихәтләрен биреп торучы дәү әнием һәм әбием бар. Әлеге язмамда дәү әнием Гәрәева Үлмәсбикә Гыйльфан кызы турында сөйлисем килә. 10нчы ноябрьдә без аның 85...

Минемчә, әбисе, бабасы, дәү әти һәм дәү әнисе булганнар иң бәхетле кешеләрдер. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь булмас иде. Бүгенгесе көндә безгә үзләренең тормыш тәҗрибәләрен, үгет-нәсихәтләрен биреп торучы дәү әнием һәм әбием бар. Әлеге язмамда дәү әнием Гәрәева Үлмәсбикә Гыйльфан кызы турында сөйлисем килә. 10нчы ноябрьдә без аның 85 яшьлек юбилеен билгеләп үттек.

Ачык йөзле, тәбәнәк кенә буйлы дәү әниемә тормышта бик күпне күрергә туры килә. Аның яшүсмер еллары сугыш чорына туры килә. 1940 нчы елда әтисен Киндерлегә хәрби хезмәткә алалар. Сугыш башлангач, фронтка китә. Әтисен озатып калуын дәү әнием бүгенгедәй ачык хәтерли. "Әти, китмә, мин дә синең белән барам,"- дип, артыннан елап бардым, ди ул. Шул китүдән әтисе кайтмый. 1942нче елда хәбәрсез югалды дигән хат кына алалар. Гаилә өчен авыр көннәр башлана. Җитмәсә, 1943 нче елда, әнисе печәнлектән егылып төшеп, муен сөяген сындыра. 3нче сыйныфта укыган дәү әнием мәктәпне ташларга мәҗбүр була. Өйдә хәрәкәтсез калган әнисен, энеләре Хәйдәр белән Хәбирне кем карый? Гаиләне кем туйдыра? "Бер генә телем ипи булса, бүлеп кабар идек," - дигән чакларын ул әле дә искә ала.

13 яшьлек кыз бала тормышның бөтен авырлыгын үз җилкәсенә ала. Башта дуңгыз фермасында эшли ул. "Үземне ашарлар дип курка идем дуңгызлардан. Ашарларына салганда, елый-елый бирә идем", - дип искә ала ул көннәрне. Аннан соң бозау фермасына күчерәләр. Берничә елдан яшелчәлектә эшли. Ерак елгадан көянтә-чиләк белән су ташу көне буена сузыла. Эссе көндә су ташу җиңел булмагандыр. Күпме ихтыяр көче кирәк булган анда эшләүчеләргә. Соңрак колхоз ашханәсендә пешекче булып эшли. Дәү әнием егерме бер ел колхозчыларны тәмле ашлар белән сыйлый.

Үз авылыбыз егете (минем дәү әтием) Хәйдәр белән тормыш коралар. Кызганычка каршы, дәү әтием мәрхүм инде. Биш бала - Габдулла, Миләүшә, Резедә, Булат, Әлфияне тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге көндә дәү әниемнең 8оныгы, 3 оныкчыгы бар.

Тормыш нинди генә авырлыклар күрсәтсә дә, ул шушы елларны сагынып искә ала. Битендә җыерчыклар булса да, безнең өчен бик якын, кадерле һәм иң матуры ул. Яше сиксән бишкә җитсә дә, оныклары өчен изгелек чыганагы булып тора. Кечкенәдән үк дәү әниебезнең назын тоеп, аның сүзләренә колак салып үстек.

Бүгенгесе көндә дәү әнием улы Булат һәм килене Фәридә белән төп нигездә яши. Алар күрсәткән кадер-хөрмәткә мең-мең рәхмәтле. Үлмәсбикә дәү әни - бөтен туганнарын бер нигезгә туплап, җыеп торучы. Ул бөтенесен дә кайгыртып, куанычларына куанып, көенечләренә борчылып яши. Биш вакыт намазын калдырмый. Тәсбихын тотып, илнең иминлеген теләп, балаларының саулыгын сорап теләкләр тели. Без һәрдаим аның догаларын тоеп яшибез.

Кадерлеләрдән кадерле, сөйкемлеләрдән сөйкемле, шәфкатьле, миһербанлы, олы җанлы дәү әниебез! Син безнең өчен бик кадерле. Картаймыйча, безгә үзеңнең догаларың белән ярдәм итеп яшәргә язсын! Ныклы сәламәтлек, бәхетле тыныч картлык, балаларыңның, онык-оныкчыкларыңның игелеген күреп, 95, 100 яшьлек юбилейларыңны да каршыларга насыйп итсен. Күңелең һәрчак яшь булсын, мең-мең рәхмәт сиңа, дәү әнием!!!.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев