Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Башкарма комитет җитәкчесенең радио, телевидение һәм элемтә хезмәткәрләре көне белән котлавы

Хөрмәтле радио, телевидение һәм элемтә хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Бүген, югары технологияләр чорында, телекоммуникация инфраструктурасының үсеш дәрәҗәсе районның социаль-икътисади иминлегендә дә чагыла. Чал тарихлы Биектау төбәгенең рухи, мәдәни һәм матди кыйммәтенә әверелгән телекоммуникация инфраструктурасы бүген район белән бергә яңарыш чорын кичерә. Без моның шулай икәнен...

Хөрмәтле радио, телевидение һәм элемтә хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.
Бүген, югары технологияләр чорында, телекоммуникация инфраструктурасының үсеш дәрәҗәсе районның социаль-икътисади иминлегендә дә чагыла. Чал тарихлы Биектау төбәгенең рухи, мәдәни һәм матди кыйммәтенә әверелгән телекоммуникация инфраструктурасы бүген район белән бергә яңарыш чорын кичерә. Без моның шулай икәнен тоеп, күреп, шатланып яшибез. Әмма шунысы хак - телерадиокоммуникация үзгәрешләрдән бер адым алда барырга тиеш. Бу, әлбәттә, бик дөрес позиция. Журналистика өлкәсенә кагылган өлеше актуаль, заманча, үтемле һәм халыкчан булырга тиеш. Бүген "Биектау-ТВ" бөтен республикага трансляцияләнә. Бу журналистларга гына түгел, безгә - район җитәкчелегенә дә зур җаваплылык өсти. Әмма бу факторның алга таба районның социаль-икътисади үсешенә зур этәргеч ясарына иманым камил.
Алга таба районыбызның товар җитештерүчәнлеген арттыру, авыл хуҗалыгы предприятияләренең икътисади хәлен җайга салу, авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча район халкы белән бергәләп эшлисе эшләр әле бихисап. Мондый олы, җитди һәм җаваплы эшләрне бергә-бергә башкарып чыгачагыбызга чын күңелдән ышанам.
Сезне тагын бер кат һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Туган җиребезгә, халкыбызга хезмәттә рух күтәренкелеге, зур ихтыяр көче, иҗади уңышлар, имин көннәр телим.
Илшат Хөснетдинов, Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев