Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Башкалада иң яхшы агросәнәгать белгечләрен бүләкләделәр

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында "ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече" дигән грантны яулау өчен III нче республика конкурсы җиңүчеләрен котлау тантанасы булды. -Авыл хуҗалыгы предприятиеләре нигездә сезнең тырышлык һәм осталык бәрабәренә уңышка ирешәләр. Сезнең һәркайсыгыз - үз хезмәтләрендә иң булдыклылар командасында, - диде ТРның Авыл...

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында "ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече" дигән грантны яулау өчен III нче республика конкурсы җиңүчеләрен котлау тантанасы булды.

-Авыл хуҗалыгы предприятиеләре нигездә сезнең тырышлык һәм осталык бәрабәренә уңышка ирешәләр. Сезнең һәркайсыгыз - үз хезмәтләрендә иң булдыклылар командасында, - диде ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов котлау сүзендә.
Үзенең чыгышында ул Көнбатыш илләре Россиягә каршы санкцияләр керткән шартларда Татарстан Республикасының азык-төлек куркынычсызлыгы турындагы мәсьәләне кузгатты. "Куелган максатка муниципаль район башлыклары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре һәм баш белгечләренең республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән тыгыз элемтәдә торып, бердәм эшләве нәтиҗәсендә ирешәбез, - дип билгеләп үтте ул. - Чит илдән кайтарылган товарларны алыштыру чорын без зыянсыз уздык. Министрлыкның үз алдына куйган максаты - үсемлекчелек һәм терлекчелек продуктлары җитештерүне арттыру, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең техник җиһазланышын яхшырту.

БЕЛЕШМӘ
"ТРның иң яхшы агросәнәгать комплексы белгече" дигән грантны яулау конкурсы 2013 елда уздырыла башлады. 2013 елгы конкурс йомгаклары буенча 324, 2014 елда 198 грант тапшырылды.

Николай Титов шулай ук республика агросәнәгать комплексы бүлекчәләрендә хезмәт хакын үз вакытында түләү, яшь гаиләләр һәм белгечләрне аренда торагы белән тәэмин итү зарурлыгына тукталды.
Аннары грантлар тапшырыла башлады. Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Нәҗип Хаҗипов, Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, Марат Җаббаров һәм республика Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов хезмәтләрен аеруча тырышып башкаручыларны котладылар һәм ветеринария табибларына, зооинженерларга, агрономнарга, инженерларга, экономистларга, бухгалтерларга һәм кадрлар белән эшләүчеләргә конкурста җиңүче дипломнарын тапшырдылар.
Конкурста катнашырга 353 гариза бирелгән, 200 кеше җиңүче дип танылды.
Җиңүчеләр арасында Биектау районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы, "Иң яхшы бухгалтер" номинациясендә җиңү яулаган Гүзәл Мөбарәкҗанова, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты, "Иң яхшы инженер" номинациясендә алдынгылыкка ирешкән Илфар Әхмәтгалиев, "Красная заря" җитештерү-авыл хуҗалыгы кооперативының баш зоотехнигы, "Иң яхшы зоотехник" номинациясендә җиңгән Илгиз Габделхәев һәм "Татарстан" Агрофирмасы ябык акционерлык җәмгыятенең баш ветеринария табибы, "Иң яхшы ветеринария табибы" дип танылган Мидхәт Абазов та бар. Бу белгечләрне шундый абруйлы конкурста җиңүләре белән котлыйбыз һәм авыл хуҗалыгындагы хезмәтнең нәтиҗәлелеген күтәрүдә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез.
Разия АБЗАЛОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев