Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Барлык төр ярыш нәтиҗәләре буенча командалар арасында Биектау беренче унлыкта

10-11 февральдә Зәй шәһәренең «Яшьлек» боз сараенда «Ватаным Татарстан» республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә татарча көрәш буенча традицион турнир уза. Көрәш турнирының иртәгә - 10 февральгә, билгеләнгән ачылу тантанасында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләрне бүләкләр көтә. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы...

10-11 февральдә Зәй шәһәренең «Яшьлек» боз сараенда «Ватаным Татарстан» республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә татарча көрәш буенча традицион турнир уза.
Көрәш турнирының иртәгә - 10 февральгә, билгеләнгән ачылу тантанасында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләрне бүләкләр көтә. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов җиткерде.
«Барлык төр ярыш нәтиҗәләре буенча командалар арасында Мамадыш, Кукмара һәм Балтач районнары беренче өчлеккә күтәрелде. Аларның үкчәсенә кемнәр басып киләме? Беренче унлыкта - Биектау, Теләче, Яңа Савин, Түбән Кама, Актаныш, Арча һәм Саба районнары. Көрәшнең торышы иң начар булган төбәкләр рәтендә - Югары Ослан, Бөгелмә, Тәтеш, Баулы, Лениногорск, Кайбыч һәм Спас районнары бар», - диде Хәлил Шәйхетдинов.
Аның әйтүенчә, моннан тыш иң яхшы көрәшчеләр, тренер һәм көрәш темасын яктырткан журналистлар да үз бүләген алачак.
татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев