Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Банк счетлары җинаятьчеләр һөҗүменә дучар булган гражданнар өчен белешмә

Белешмә Россия Федерациясенең Үзәк банкың Идел-Вятка баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлеге тарафыннан әзерләнгән. Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Вятка баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлеге банк счетларын җинаятьчеләрдән саклау максатыннан, гражданнар өчен белешмә әзерләгән. ләү чарасыннан (шул исәптә банк карталары да) кулланучылар хокукларын яклау максатыннан "Илкүләм...

Белешмә Россия Федерациясенең Үзәк банкың Идел-Вятка баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлеге тарафыннан әзерләнгән.

Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Вятка баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлеге банк счетларын җинаятьчеләрдән саклау максатыннан, гражданнар өчен белешмә әзерләгән.

ләү чарасыннан (шул исәптә банк карталары да) кулланучылар хокукларын яклау максатыннан "Илкүләм түләү системасы турында"гы (27.06.2011 имзаланган ФЗ-161) Федераль законның 9 маддәсенең 15 бүлегендә, әгәр Банк клиентның электрон түләү системасын куллану тәртибен бозуын исбатламаса, Банкның клиентка аннан башка кылынган операцияләр акчасын кире кайтару вазифасы каралган.

Илкүләм түләү системасы турындагы законның 11 пункты буенча клиент электрон түләүләр чарасы югалу яки клиент ризалыгыннан башка аның кулланылу факты ачыклангач та кичектермичә, Банктан кылынган операция турында белдерү алган көннән соңга калмыйча, килешү формасында каралган тәртиптә Банкка белдерергә тиеш. Бу очракта әгәр банк клиент - физик зат ризалыгыннан башка операция кылуга китергән электрон түләү системасын куллану тәртибен бозуын исбатламаса, клиент ризалыгыннан тыш башкарылган операция суммасын кайтарырга тиеш.

Сезнең тарафтан санкцияләнмәгән операция турында мәгълүмат алгач кичектермичә бу хакта картада күрсәтелгән телефон буенча Банкка хәбәр итегез һәм мөмкинлек чыгу белән килешүдә каралган тәртиптә язмача дәгъва бирегез.

Әгәр Банк Сезгә акчаны кире кайтаруда баш тарта икән, Сезнең язмача дәгъвагызга Банк үз җавабында Илкүләм түләү системасы турындагы законның 15 пункты буенча сез бозган килешүнең төгәл пунктын күрсәтергә тиеш.

Шулай ук клиент банк картасын рәсмиләштергәндә банк счеты килешүе төзи һәм банк картасы алуга гариза имзалавын искәртәбез.

Шәхсән Сезнең тарафтан имзаланган гариза килешү шартлары, карта белән хезмәт күрсәтү кагыйдәләре, тарифлары һәм аның буенча исәп-хисап алып бару белән риза булуыгызны дәлилли.

Имза куйганда гариза белән танышудан тыш, Банк клиентларга хезмәт күрсәтү урыннарында, шул исәптән Банкның рәсми сайтында урнаштырылган мәгълүмат белән дә игътибар белән танышырга киңәш итәбез.

Илкүләм түләү системасы турындагы законның 9 маддәсе 4 бүлеге таләпләрен үтәүне тәэмин итү максатыннан Банк картасы кулланылган һәр операция турында клиентка хәбәр итәргә тиеш.

Банк башкарылган операцияләр турында клиентка карта хуҗасы сайлаган һәм гаризада күрсәтелгән ысул белән хәбәр итә.

Белдерү ысулын сайлаганда Банктан операцияләр турында клиентка хәбәр итү мөмкин булган бөтен ысуллар белән дә кызыксыныгыз һәм Сезгә уңайлысын сайлагыз.

Тиешле документлар имзалаганчы банк продуктлары буенча Сезне кызыксындарган сорауларга да җавап алыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев