Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Балтырган котыра, аны ничек юкка чыгарырга?

Бернинди эссе дә, зәһәр салкыннар да алмый торган корткыч үлән бар - балтырган. Һич көтелмәгән урыннарда әллә каян гына килеп чыга да, рәхәтләнеп ишәя, тарала башлый ул. Соңгы елларда бигрәк тә котырды. Татарстанның кайсы районына барып төртелмә, барысында да балтырган үсә. Белгечләр фаразлавынча, аның мәйданы ел саен 10-15 процентка артып бара. Әмма төгәл санны беркем дә белми. Илдә аны юкка чыгару белән шөгыльләнүче оешма юк.

Авыл халкы аны үз көче белән юк итәргә тырыша. Әмма агулы үләннән кул көче белән генә котылып булмый. Быел балтырганны химик препаратлар белән киметергә ниятлиләр. Күптән түгел Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин әлеге мәсьәләне район Советы сессиясендә күтәрде.

Биектау районында 8 авыл җирлеге балтырган таралу буенча кызыл зонага кергән. Районда әлеге үлән 550 гектар җирне биләп тора. Әлдермеш а в ы л ы б и л ә м ә л ә р е н д ә ул 190 гектарга җиткән. Балтырганның ел саен 10- 15%ка артуын исәпкә алсак, киләсе елга тагын 150 гектар җирне әлеге корткыч биләп алачак. Дачное авыл җирлеге биләмәләрендә үскән балтырган турында без ел саен язабыз. Ә моннан 15 еллар элек бүген балтырган үскән урыннарда бөртекле культуралар үскән, балтырганның эзе дә, исе дә булмаган.

«Бу каһәр суккан үләнгә каршы ничек көрәшергә дә белмибез инде, - ди Кульсеитово авылында яшәүче Евгений Герасимов. - Махсус программа кабул итми торып, аны аерым чаралар белән генә җиңеп булмас инде. Мәсәлән, без Кульсеитово авылында ел саен чабабыз, ә ул кабат килеп чыга. Тагын да ишәя бара. Программа кирәк».

Ә программа бар инде. Ул агымдагы елның июнь аенда кабул ителде. Аны тормышка ашыру 2021 - 2026 елларны үз эченә ала. Шул еллар эчендә федераль бюджеттан 7 миллион сум акча бүленәчәк.

Моңа кадәр балтырганны кул белән юк итәргә тырыштылар. Ә быел, гомумән, аның белән көрәшү соң башланды. Ул чәчәк атарга өлгерде. Балтырганнан котылуның бердәнбер чарасы - орлыклары барлыкка килгәнче үк чабып ату. Аны беркайчан да 2-3 метрга кадәр үстерергә, “з о н т и к ”л а р ы б а р л ы к к а килгәнче тотарга ярамый. Чапканнан соң да орлыклары өлгерергә мөмкин әле. Шуңа күрә чабылган материалны юк итү җаен күрергә кирәк. Балтырганны сезонга берничә тапкыр чабарга киңәш ителә.

Быел бюджет акчасы да соңлап кына килеп иреште. 9 июльгә кадәр районның 6 авыл җирлегендә балтырганны химик препаратлар белән юк итү эшенә керешәчәкләр. Суыксу авыл җирлеге бу эшкә иң беренчеләрдән булып алыначак. Әлдермеш һәм Чернышевка - төгәлләячәк.

Химикатлар 14 көннән соң уңай нәтиҗә күрсәтә башлаячак. Ә 1 айдан балтырган корып юкка чыгар дигән өмет бар.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев